Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Кайбыч таңнары» газетасы журналистлары белән очрашты

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның “Кайбыч таңнары” газетасы журналистлары белән Яңа ел алдыннан очрашуы матур гадәткә әйләнде. Аның кабинетында чәй өстәле артындагы очрашуның быелгысы да эшлекле шартларда узды. “Район газетасы җирле хакимият белән халыкны бәйләп торучы матубгат чарасы. Ул Кайбыч төбәгендә без алып барган матур эшләрне яктырта, хезмәт кешесенә дан җырлый. Халык матбугат сүзенә ышана. Мин моны үз әти-әниемнән дә чыгып әйтәм. Газетага язылган сүз алар өчен закон. Дөрес язылганмы анда, дөрес түгелме, барыбер ышаналар, – диде Альберт Илгизәрович. – “Кайбыч таңнары” редакциясе коллективы хезмәтеннән канәгатьмен. Журналист хезмәте җиңел түгел, ул тирән белем, дөньяга карашның киң булуын, заман белән бергә атлап баруны таләп итә. Газетаның сайты уңышлы эшләсә дә, өлкән буын вәкилләре өчен аның кәгазьдә басылганы кадерлерәк.

– 2018 ел тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Сезнеңчә, район өчен бу ел нинди булды? 
– Ел елга охшап килми дисәләр дә, тормыш булгач, аның уңай яклары да, тискәресе дә булып тора. 2018 ел да шулай булды. Район башлыгы булып җиде елга якын эшләү дәверендә узган еллар белән чагыштыр­ганда, ул кадәр үк уңышлы ел дип әйтмәс идем, канәгатьләнерлек ел булды ул безнең өчен. Авыл хуҗалыгы тармагында 2017 ел безнең өчен аеруча уңышлы иде,чөнки район тарихында беренче тапкыр 100 мең тонна ашлык җыеп алдык һәм күптәнге максатыбызга ирештек. Быелгы корылыклы елда бу хыял гына булып калды. Респуб­лика программалары безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла. Президентыбыз әйтеп узганча, ул программаларның барысы да авылларны төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Шулай да бер программа икенче елга күчә. Район үзәгендә күпбалалы гаиләләр өчен уналты фатирлы йорт төзелергә тиеш иде. Ул яңа елдан соң төзелә башлаячак. Яңа ел алды көннәрендә Олы Подберезье авылында табиблык амбулаториясен дә файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. 
Барлык бюджет хезмәткәрләренә дә хезмәт хаклары түләнеп бетте, салымнар да түләнде. Бу көннәрдә район финанс палатасы рәисе, үзәкләштерелгән бухгалтерия, казначылык органнары белән аеруча тыгыз элемтәдә эшлибез, чөнки ел ахырына барлык бурычларны да түләп бетерергә кирәк. Авыл хуҗалыгы буенча да безгә салым базасын түләделәр, шушы көннәрдә хезмәт хакларын бирәчәкләр. Безнең барыбыз өчен дә төп мәсьәлә –ул хезмәт хакы.

– Без еш кына “Авылның киләчәге – яшьләрдә”, – дибез. Яшьләр туган төбәкләрендә төпләнеп калсын өчен безнең районда ниләр эшләнә? 
– Мин бу мәсьәлә турында үзем дә еш уйланам. Республикада авылларны яшәтүгә юнәлдерелгән нинди программа эшләмәсен, нинди генә мөмкинлекләр тудырылмасын, яшьләрне авылда калдырып булмый. Бу күренеш бер Кайбычка гына түгел, ә бөтен илгә хас. Авылда яшәү сыйфатын яхшырту өчен күп эшләнә. Юлларны гына алыйк. Район мөстәкыйльлек алганга 28 нче ел, шул вакыт эчендә авылларны саклап кала алдык. Райондагы 57 торак пунктның 51енә кадәр юллар бар. Бу бик зур сан. Ә авыл эчендә 75 проценты юллы, 23 авылда 100 процент юллар бар. Кунакка кайтучылар машина белән авылга керә алмаса, җитәкчеләрне ачулана. Бездә бу проблема хәл ителгән дип уйлыйм. 2019-2020 еллардагы программалар ярдәмендә без тулысынча юллы булачакбыз әле. Яшьләрне авылда калдыру өчен, беренче чиратта,  эш урыннары булдырырга тиешбез. Бу – иң мөһиме. Үзмәшгульлек, үз хуҗалыгыңда эш ачу турында сүз алып барсак та, бөтен кеше дә аның белән шөгыльләнә алмый. Заводлар төзи алсак, яхшы булыр иде дә бит, әмма әлегә андый мөмкинлекләр юк. Дөрес, без инвесторлар эзлибез, безнең 20гә30 стртатегия программасы да бар. Без һәр квартал саен урта һәм кече бизнесны үстерү буенча Татарстан Президенты алдында чыгыш ясыйбыз. Бүген үз эшен башлап җибәрүчеләргә бөтен юллар ачык. Яшь гаиләләрне авылда калдыру өчен аларны торак белән тәэмин итәргә кирәк. Без ел саен 20-30 гаиләгә йорт төзибез. Мин эшләгән дәвердә районга “Авыл табибы” программасы буенча 16 табиб кайтты. Аларның күбесе, бәлки, киләчәктә безнең районда төпләнеп калыр. Район үзәгендә яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Кызганычка каршы, яшьләрне авылда калдыру өлкәсендә идеологик эш алып барылмый. Бу Россия күләмендәге проб­лема дип уйлыйм.

– Альберт Ильгизәрович, сезнең иң зур хыялыгыз нинди һәм 2019 елда кайбычлыларның нинди хыяллары чынга ашачак? 
– Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләргә вакытында хезмәт хакы түләнсен иде. Бу – иң зур теләгем. 2017 елдагы кебек 100 мең тонна уңыш алырга һәм тәүлегенә 100 тонна сөт саву турында хыялланам. Соңгысына әлегә ирешә алганыбыз юк. 
Башка өлкәләрдә алдыбызга куелган планнарны һәм программаларны үтибез. Гадәттән тыш хәлләр генә булмасын. Районда эшкә сәләтле җитәкчеләр эшли дип уйлыйм, шуңа күрә халкыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән мәсьәләләрне, һичшиксез, хәл итәрбез дип уйлыйм. Мин вәгъдә бирдеңме, мөмкинлек табып аны үтә, дигән девиз белән яшим һәм башкаларны да шуңа өндим. 
Ел тиз арада үтеп китте. Тиздән авыл җирлекләре башлыклары ел буе алып барылган эшчәнлекләренә халык алдында кабат хисап тотачак. Ул эшләр күз алдында, шуңа күрә аларга отчет бирүе дә кыен булмаячак. 
Яшь гаиләләр өчен ике күп фатирлы йорт һәм боз сарае төзү турында да хыялланам. Икенче объектны булдыру белән киләсе елда шөгыльләнәчәкбез. Без сезнең белән бер командада эшлибез, шуңа да җирлегебездә булган барлык вакыйгалар турында кайбычлылар район газетасы аша укып белә.

– Безнең районда мәдәният үсешенә зур игътибар бирелә. Дәүләт программалары ярдәмендә яңа күпфункцияле үзәкләр төзелә. Мәдәният йортлары капиталь ремонтлана. Бу эш киләсе елда кайсы авылларда дәвам итәчәк? Концерт-спектакльләргә йөрергә яратасызмы? Үзегезнең Бәрлебаш авылындагы мәдәни чараларга еш йөрисезме? 
– Дөрестән дә, мәдәният өлкәсендә күләмле эш башкарылды. Мин һәр идеяне кабул итеп алырга һәм аны тормышка ашыруда үз өлешемне кертергә әзермен. Бездә «Йолдызлык» фестивален үткәрүдә зур ярдәм күрсәтелә. Сәхнә костюмнары тегү өчен генә дә ел саен 500-700 мең сум акча бүлеп бирәбез. Балалар – безнең киләчәк. Мондый фестивальләр ярдәмендә яшь талантларыбызны ачабыз. 2015 елда без, ике ай эчендә район мәдәният йортын ремонтлап, лаеклы рәвештә «Йолдызлык» фестиваленең зона турын үткәргән идек. Киләсе 2019 елда ул кабат бездә узачак. Бу юлы да сынатмабыз дип ышанам. 
Соңгы елларда сигез күпфункцияле үзәк төзелде. Бүгенге көндә яңа төзелеш­ләргә ихтыяҗ юк. Кечкенә авыллардан булган Каргалыда киләчәктә кимендә 50 урынга исәпләнгән клуб төзисе иде. Киләсе елда җирле бюджет хисабына Ябалак һәм Байморза авылларындагы клубларны, республика программасы ярдәмендә Хуҗа Хәсән мәдәният йортына ремонт ясауны планлаштырабыз. 
Бездә шул гадәткә кергән: клуб яки мәдәният йортын ачкан чагында аларны барлык кирәкле аппаратура һәм җиһазлар белән дә тәмин итәбез. Моңа сәхнә костюмнары, утыргычлар керә, хуҗалык бильярд алып бирә. Әгәр программага кертелгән булса, аппаратураны аның ярдәмендә алабыз, кертелмәсә, җирле бюджет акчасына алабыз. Теннис өстәле белән дә тәэмин итәбез. 
Соңгы ике елда мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы яхшырды. Тырышып эшләсеннәр, авылларда төрле чараларны үткәреп кенә торсыннар. Ләкин хәзерге заманда халык пассивланды, күбрәк интернет киңлекләренә чумган, аларны мәдәният йортларына тартуы җиңел түгел. 
Үзем исә концерт-спектакльләргә йөрергә яратам. Күрше-күләнне, туган-тумачаны да шуңа өндим. Мәдәни чараларга район башлыгы буларак кемнедер бүләкләргә түгел, ә гади тамашачы буларак барам. Мәдәниятны яратмаган кеше җитәкче була алмыйдыр дип уйлыйм.

– Ничек уйлыйсыз, исем кешенең язмышына йогынты ясыймы? Үз исемегезнең мәгънәсе белән кызыксынганыгыз бармы? Балаларыгызга исемне ничек сайладыгыз? 
– Мин дингә ышанучан кеше, барлык конфессияләрне дә хөрмәт итәм. Һәр кешенең язмышы туганчы ук языла, диләр. Ул аны яхшы яки начар якка үзгәртә ала, монысы кешенең үзеннән тора. Ата-ана баласына исемне тоемлау хисенә таянып, өстәге көчләр кушуы буенча сайлыйдыр, мөгаен. Минем әтием әле дә булса сиңа ничек борынгы герман исемен куштык икән, дип гаҗәпләнә (Альберт исеме шөһрәтле, атаклы, игелекле дигәнне аңлата авт.). Әлеге исемгә күнеккәнгә, минем бу хакта уйланганым юк. Балаларыбызга исем сайлаганда без тормыш иптәшем белән уйлап эш иттек. Җырчы Салават Фәтхетдиновның иҗатын хөрмәт итәм һәм олы улыбызга исемне дә Салават дип куштык. Кызыбызга исемне туганнарыбыз тәкъдим итте. Матур яңгырашлы Зилә исеме күңелебезгә хуш килде. Шулай итеп, татар мәдәниятенә кагылышлы исемнәрне сайладык. Кечкенә улыбызга Сәйдәш исемен куштык, бу үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. ЗАГС бүлеге отчетларыннан күренгәнчә, хәзер күбрәк элеккеге исемнәргә өстенлек бирәләр. 
Шулай да, исем кешегә күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясыйдыр, мөгаен. Әти-­әни безгә кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирде. Өченче классны тәмамлагач ук, мин колхоз сыерларын һәм бозауларын көттем. Унберенчедән соң комбайнда эшләдем. Биш ел дәвамында Апаста һәм Кайбычта ат чабышы ярышларында катнашып, беренче урынны яулап килдем. Теләк һәм омтылыш зур иде. Өйрәтелмәгән яшь тайларны берүзем җигә идем, чананы да бер генә тапкыр җимермәгәнмендер, шулай да максатыма ирешә идем. Әтиебез таләпчән, мактауларга саран булды. «Беркемне дә алдамаска һәм биргән вәгъ­дәне үтәргә!» Мин шушы девиз белән яшим. Ул нәселебезнең геннарына салынгандыр, мөгаен. Минем бабам эш сөючән, тырыш кеше булган. Берничә умарталыгы булган, кибет тоткан. Ул авылдашлары арасында хөрмәт казанган. Мәчет һәм чиркәү төзелешләренә шактый зур күләмдә акчалата ярдәм күрсәткән. Колхозчылар гаиләсендә туып-үсүем белән һәрвакыт горурланачакмын. Җитәкче урыннарда 23 яшемнән бирле эшлим. Ләкин карьера үсешенә омтылганым булмады, барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Миңа туган районым белән җитәкчелек итүне ышанып тапшырулары өчен үземне бәхетле итеп тоям. Кайбычлыларның ышанычын акларга тырышам. Халкыбызга гадел һәм лаеклы рәвештә хезмәт итә алсам иде дигән теләктә калам.

Район башлыгы белән
Луиза Сөнгатуллина,
Ләйсән Саттарова,
Мингазиз Сөнгатуллин,
Людмила Путятинская,
 Фирәдә Сайранова 
аралашты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев