Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч туган көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз!

Кайбыч муниципаль районы тормышындагы зур вакыйга – аның мөстәкыйльлек алуының 30 еллыгы уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләремне кабул итегез. Һәр елдагыча, Кайбыч үзенең туган көнен чираттагы уңышлары белән каршылый. Саф авыл хуҗалыгы булган районның киләчәктә дә ашлык, ит-сөт җитештерү күрсәткечләрен яхшырту буенча файдаланмаган мөмкинлекләре күп әле. Максатка ирешә алуыбызга шигем юк, чөнки безнең хезмәт сөючән халкыбыз бар. Уртак тырышлык белән Кайбыч шушы еллар эчендә тотрыклы рәвештә үсүче районга әйләнде. Оста куллар туган җир елъязмасын тудыра һәм җирлегебезнең ышанычлы киләчәге өчен хезмәт итә. 30 ел эчендә Кайбыч авыллары танымаслык булып үзгәрде. Федераль, республика программалары нигезендә төзелешләр, төзекләндерү эшләре алып бару, юллар салуның, үзара салымда катнашуыбызның матур нәтиҗәсе бу. Безнең социаль өлкәдә, спортта да зур уңышларыбыз бар. Сезгә чын күңелдән туган ягыбызның төп мирасын – тарихыбызны һәм традицияләребезне, күпмилләтле дуслык һәм тынычлыкны күз карасыдай саклавыгызны һәм буыннардан-буыннарга тапшыруыгызны телим. Сезгә ныклы сәламәтлек, энергияле эш көннәре һәм шатлыклы бәйрәмнәр, хезмәттә зур уңышлар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев