Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Халыкара балаларны яклау көне белән котлый
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗагать итте:
– Кадерле балалар! Хөрмәтле ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм остазлар! Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән чын күңелдән котлыйм! Балалар – безнең киләчәгебез һәм тормыш мәгънәсе. Без алар өчен эшлибез һәм яшибез, районыбызны үстерәбез, киләчәккә планнар корабыз. Бу бәйрәм балаларныкы булып саналса да, өлкәннәргә һәр бала язмышы өчен җаваплылык турында искә төшереп тора. Без аларның физик һәм әхлакый сәламәтлеге турында кайгыртырга, сыйфатлы белем алуга, ялын оештыруга тиешле шартлар тудырырга тиеш. Кайбычта быел Демография елы игълан ителде. Бар теләгебез: балалар күбрәк тусын!
Балачак мәсьәләләре җирле үзидарә органнарының социаль сәясәтендә мөһим урын алып тора, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, яшь буынның лаеклы тормыш шартларын булдыруга зур игътибар бирелә. Районда гаиләләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Кайбычта талантлы балалар күп. Алар спорт ярышларында, иҗади конкурсларда, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясый. Балаларыбыз өчен җан җылысы белән хезмәт куючыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Болар – укытучылар, тәрбиячеләр, медицина һәм социаль хезмәткәрләр, опекуннар, чит балаларны үз канатлары астына алган гаиләләр. Яшь дусларыбызга сәламәтлек, истә кала торган җәйге ял телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев