Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Халыкара өлкәннәр көне котлы булсын!”

– Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, барлык өлкәннәребез!

 Сезгә район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм. Әлеге бәйрәм аша без сезгә – әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә илебез, туган республикабыз һәм киләчәк буын хакына башкарган эшләрегез өчен ихтирам һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә авыр сынаулар узарга туры килде. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы күтәрелеш чоры, халык хуҗалыгы объектларын торгызу еллары. Сез икмәк тә иктегез, балалар да тәрбияләп үстердегез. Күпмилләтле районыбызның икътисадын, иҗтимагый тормышын торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керттегез. Сезнең батырлык һәм сабырлык, ихтыяр көче һәм гаделлекнең тантана итүенә ышаныч, үз-үзеңне аямыйча хезмәт итү, тормышны ярату һәм яшәүнең кадерен белү кебек сыйфатларыгыз барыбызны да сокландыра. Бүген җәмгыять лаеклы алмаш тәрбияләп үстергән өлкән буын алдында үзен аеруча җаваплы хис итә. Иң мөһим бурычларның берсе – хөрмәтле ветераннарның һәрвакыт игътибар үзәгендә булуы һәм кадер-хөрмәттә яшәүләре өчен шартлар тудыру. Кадерле ветераннар! Барыгызга да – лаеклы ялга чыкканнарга да, хезмәтен дәвам итүчеләргә дә – ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы телим. Якыннарыгызның мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X