Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Корбан бәйрәме белән котлый

31 июльдә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп уза. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

– Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән чын йөрәктән ислам динендәге мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Көтеп алынган бу олы бәйрәм – дөньяның төрле кыйтгаларыннан мөселманнарның изге Мәккәгә хаҗ кылуы тәмамлану көне. Күбебез Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышанып, әйләнә-тирәбезне яхшыртырга, миһербанлырак һәм гаделрәк итәргә омтылып яши. «Савапны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз», – диелә Коръән Кәримдә. Мәңге хак бу гыйбарәгә нигезләнеп яшәгән һәр мөселман тырышып эшли, хәерле гамәлләр кыла, мохтаҗларга, көчсезләргә сизгер һәм мәрхәмәтле мөнәсәбәт күрсәтә, аларга ярдәм кулы суза, шул рәвешчә үз җанына иман нуры һәм сафлык өсти. Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән районыбызда Корбан гаете – иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Традицион рухи хәзинәләребезне кадерләп саклау, ныгыту аша без бергәләп шәхеснең төрле яклап үсешенә шартлар тудырабыз.
Сезгә иминлек, тынычлык, Ходай ярдәме белән барлык эшләрегезне уңыш­лы башкаруыгызны телим! Бәйрәм мөбарәк булсын!                   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев