Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки мәктәбендә парламент дәресе үткәрде

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мәлки мәктәбенә килүенең төп максаты- парламент дәресендә катнашу иде.

Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Валерий Капралов 8,9 класс укучылары катнашында “Без төрле, әмма без бергә” дигән темага дәрес үткәрде. Укучылар Россия, Татарстан, Кайбычка кагылышлы сорауларга җавап бирде, туган як турында шигырьләр сөйләде. Альберт Илгизәрович үз чыгышында:”Мин туган җиремне, халкымны яратам. Сез дә яшәгән җирегезне , әти-әниегезне, милләтегезне, телегезне яратыгыз. Мәлки төбәгендә гомер-гомергә хезмәт сөючән халык яши”,- диде. Ул укучыларга Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы, район Советы, башкарма комитет эшчәнлеге турында сөйләде. Дәрестә Кайбыч районының 30 еллыгы турында да зур сөйләшү булды. Бергәләп, Кайбычның гимнына әйләнгән “Язмышым син Кайбычым” җырын да башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев