Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!”

24 майда барлык мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп уза. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете уңаеннан чын йө¬рәктән котлыйм. Сөенечле бу көннәрдә мөселманнар, барлык нигъмәтләре өчен шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре әйтә, аннан тыныч, игелекле гомер бирүен сорый. Изге Рамазан аенда җаны һәм тәне пакъләнгән, дингә ихлас күңелдән бирел¬гән, яхшы уй-ният тоткан, шәфкатьле эшләр башкарган кешеләрнең, әҗер-савабы буларак, гөнаһлары ярлыканыр, аларга рухи камилләшү юллары ачылыр. Рамазан ае – ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Шушы изге көннәр дәвамында районыбызның барлык мө¬сел¬маннары үз¬лә¬ренең татулыкларын, бер¬дәмлекләрен тагын бер кат раслады. Ураза бәйрәмендә Хак Тәгалә һәрберебезнең кү¬ңелендәге күтәренке рухны, шатлык хис¬ләрен тагын да көчәйтсен, иман нуры өстәсен, гаиләләрдә иминлек булсын!Ураза бәйрәмен быел мәчетләрдә түгел, өйдә генә үткәрәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, бәрәкәт һәм муллык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев