Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Чүти, Мәлки, Хуҗа Хәсән авылларында яшәүчеләрне Халыкара өлкәннәр белән котлады. Үзара салым турында да сөйләштеләр

Бар җиһанны алтынсу төскә кертеп яфраклар саргайган мәлдә, октябрьнең беренче көнендә, илебездә Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне билгеләп үтелә.

 Бу көнне районыбыз авылларында да өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелде. 
Ункөнлекнең беренче көнендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин “Гөбенә” агрофирмасы директоры Валерий Поляков белән берлектә Мәлки, Чүти, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендә яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде. 
Мәлки авылындагы өлкәннәрне авылның купфункцияле үзәгенә, Чүти, Хуҗа Хәсән авылында мәктәпкә җыйганнар иде. 
- Хөрмәтле апалар, абыйлар, әби- бабайлар! Барыгызны да көзнең иң матур бәйрәмнәренең берсе – Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Ягымлы язларда кыр эшләрен матур гына башкарып чыктык, инде зур көч куеп үстерелгән игеннәрне дә җыеп алдык. Традиция буенча, уңышлар җыелып беткәч, ел саен сезнең белән мул табыннар артында очрашабыз, -диде Альберт Илгизәрович өлкәннәр белән очрашуларда. Сез бу бәйрәмгә лаек. Авыр сугыш елларында тылда армый- талмый хезмәт куйгансыз, сугыштан соңгы җимерелгән авылларны торгызуда эшләгәнсез, безнең бүгенге матур тормышка нигез салуда үз көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча тырышкансыз. Шуның өчен сезгә, баш иеп, олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Алдагы тормышыгызда да балаларыгызны, онык- оныкчыкларыгызны сөендереп, аларның кадер- хөрмәтен тоеп озын-озак гомер кичерергә язсын сезгә. 
Альберт Рәхмәтуллин Мәлкидә Аверкий Зыковка, Чүтидә Рәшит Бикбовка юбилейлары уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хатларын таншырды. 
Өч авылда да өлкәннәрне Валерий Поляков тәбрикләде: 
- Биредә утыручыларның күбесе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кешеләр. Төбәгебезне үстерүгә керткән тырыш хезмәтегез, яшьләрне һөнәрегез серләренә өйрәтүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Күбегезнең балалары хәзер сез башлаган эшне дәвам итә. Илебезгә лаеклы, хуҗалыкка тырыш, уңган- булган ул- кызлар үстерүегез өчен дә без сезгә рәхмәтле. Сезгә тыныч картлык, бәхетле, мул тормышта яшәвегезне телим, - диде ул. 
Һәр авылда өлкәннәрне авыл җирлекләре башлыклары, җирлекләрнең ветераннар советлары рәисләре котлады, мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясады. 
Район башлыгы, форсаттан файдаланып, өлкәннәр белән киңәшләшеп тә алды. 
-Без һәрвакыт өлкән буын кешеләре тәҗрибәсенә таянабыз.Бүгенге тормышыбызга Аллага шөкер дияргә кирәк.Соңгы елларда үзара салым программасы нигезендә һәр авылда юллар салына, башка төрле күләмле эшләр башкарыла. Әлеге программаның уңайлыкларын сез үзегез дә күреп торасыз. Бу программаны тормышка ашыру өчен без ел саен референдум үткәрә идек. Быел аңа үзгәреш кертелде, референдум үткәрмичә генә бу мәсьәләне халык җыеннарында, шундый очрашуларда хәл итү тәкъдим ителде. Киләчәктә дә үзара салым программасы эшләвенә сез ризадыр бит, - дип Альберт Илгизәрович өч авылда да өлкәннәргә мөрәҗәгать итте. 
Үзара салымның авылларын үстерүдә өлеш зур булуын өлкәннәр үз мисалларында ачык күрә, шуңа да өч авылда алар хәтта, кул күтәреп, без риза- риза, дип кул күтәрделәр.Фикерләрен дә белдерделәр. 
- Үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле авылыбызда бик күп эш башкарылды: зират тирәсе тотып алынды, урамнарга юллар салынды, суүткәргечләр алыштырылды, чишмәләр ремонтланды. Авылда әле юл салынмаган тагын берничә урам калды, анда яшәүчеләрнең дә язгы, көзге пычраклар чорында такыр юлдан йөрисе килә, билгеле. Шуңа күрә без үзара салым программасының алга таба да эшләве яклы. Бу программа бетә генә күрмәсен, - диде Чүти авылы мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Фидания Камалова. 
Бер очрашу – үзе бер гомер, - диләр бит. Өлкәннәр бу көнне авылдашлары, чордашлары белән рәхәтләнеп аралашты, күңел ачты, яшьлек елларын искә төшереп шул чор җырларын суздылар, очрашуны оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X