Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Кайбыч халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлый

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате:

– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да халкыбыз тарихындагы мөһим вакыйга – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм. Әлеге тарихи сәяси вакыйга –якташларыбыз, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать осталары, хезмәт бишьеллыклары геройларының батырлыгын үз эченә алган тулы бер эпоха. Без үткәннәр белән чиксез горурланабыз, Татарстанның бүгенгесен һәм киләчәген өметле итү өчен максатчан эш алып барабыз. Татарстан тарихы аның нигезен салучыларның язмышыннан аерылгысыз. Респуб ликабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, һәр халыкның кабатланмас язмышы, үзенчәлекле тарихы бар. Аның тормышында күпгасырлык гореф-гадәтләр, йолалар, хуҗалык итү һәм көнкүреш рәвеше гәүдәләнә. Кайбычыбызның язмышы Татарстан тарихы белән бергә үрелеп бара. Ул 1927 елның 13 мартында Татарстан Үзәк башкарма комитеты карары нигезендә оештырыла. Шушы елның көзендә райком, башкарма комитет, сырхауханә һәм башка биналар төзелә, соңрак кирпечтән ике катлы Советлар йорты сафка баса. Район тарихы – авыллар, колхозлар, партия, комсомол, сыйнфый көрәш, фаҗигале репрессия, дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы еллар, хезмәт кешесенең эшчәнлегенең тарихы ул. Татарстанда район лаштыру сәясәте башлангач, безнең җирлектә дә төрле үзгәрешләр күзәтелә.ТАССРның Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиевның 1991 елның 19 апрелендәге Ука зы нигезендә кабат мөстәкыйльлек алган Кайбыч киләчәккә өмет белән карый.
ТАССР тарихын язган өлкән буын вәкилләре бе лән чиксез горурланабыз. Безгә биреп калдырган хезмәт традицияләре өчен аларга тирән рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сугыш каһарманнары алдында баш иябез. Күпмилләтле районыбыздагы халыклар дуслыгы мәңге яшәсен.
Хөрмәтле райондашлар! Алга таба да туган җиребездә бәхетле булып яшәргә язсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, тыныч көннәр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев