Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә булып кайтты

Газета укучыларыбызны Хуҗа Хәсән авылында Вячеслав Данилов тарафыннан төзелүче музей белән таныштырган идек инде.

 Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы көннәрдә әлеге музейда булды. Вячеслав Власович анда җыела башлаган экспонатлар, алда торган планнары белән таныштырды.
– Музейда экспонатлар шактый күп тупланды. Минем уйлавымча, биредә Мәлки төбәге керәшеннәренең тарихын, тормыш-көнкүрешен чагылдырган экспонатлар да булачак. Бу төбәкнең данлыклы кешеләре, Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, Чечняда кайнар нокталарда катнашкан якташларга да урын биреләчәк, – диде ул.
Кайбер проблемаларны чишүдә ярдәм итүен үтенеп, Альберт Илгизәровичка мөрәҗәгать итте.
– Вячеслав Власович, халык өчен бик кирәкле, изге эшкә алынгансыз, рәхмәт. Төбәгебез тарихын өйрәнү барыбыз өчен дә кирәк. Музейлар – хәтер сандыгы. Халкыбыз ата- бабаларының, төбәгенең тарихын белергә тиеш. Экспонатлар туплау­да, проблемаларыгызны хәл итүдә без сезгә ярдәм итәргә әзер, – диде район башлыгы.
Бу көнне Альберт Рәхмәтуллин Хуҗа Хәсән мәктәбендә дә булды һәм биредә башкарылган ремонт эшләре белән танышты. Мәктәп директоры Надежда Макарова әйтүенчә, “Үсеш ноктасы” программасы буенча берничә класста ремонт ясаганнар. Альберт Илгизәрович төзүчеләр эшенә   югары бәя бирде. Мәктәп яны участогында да төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш утыртканнар. Без килгәндә дә мәктәп хезмәткәрләре бакчада эшли иде.
Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева белән Турминскийда вак таш юл салыначак урамны карады.Хуҗа Хәсәндә дә вакташ юл салыначак урамда булдылар, эш күләмен билгеләделәр.Кайбыч авылларының тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Олы Урсак мәктәбе укучысы да, мәктәптәге мәгълүматларга таянып, туган авылының тарихы турында редакциягә мәкалә юллаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев