Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Мәлки балалар бакчасы һәм мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыру белән танышты

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылына барды.

Ул иң элек балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты. Балалар бакчасы мөдире Надежда Губеева әйтеп узганча, монда 23 бала йөри, аларның өчесе Байморзадан, икесе Кушкүл авылыннан. Альберт Илгизәрович нәниләрне ничек ашатулары белән кызыксынды, менюны соратып алды. Балалар бакчасы эшчәнлегенә кагылышлы киңәшләрен бирде, аерым таләпләр куйды.
Мәлки мәктәбенә баргач та танышуны ашханәдән башлады. Балаларга төшке ашка әзерләнгән ризыкларны үзе дә кабып карады. “Аш-су бөтен шартын туры китереп әзерләнгән”, - диде ул пешекчеләр Аида Козлова һәм Эльвира Броматкина хезмәтенә уңай бәя биреп. Классларга кергәч, укучылардан да: “Ашханәдә тәмле ашаталармы?” дип сорады. “Әйееее!” –дип бертавыштан җавап бирделәр аңа. Пешекчеләр район башлыгыннан термопот- термос-чәйнек алуда ярдәм итүләрен үтенде. Мәсьәләнең уңай хәл ителәчәген ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев