Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы, ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе рәисе Альберт Рәхмәтуллин: «Мин һәркемгә ачык»

Район башлыгы, ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе рәисе Альберт Рәхмәтуллин «Кайбыч таңнары» газетасы журналистлары сорауларына җавап бирде.

– Альберт Илгизәрович, районда коррупция очракларына юл куймас өчен нинди чаралар күрергә кирәк дип уйлыйсыз?
– Ришвәтчелеккә каршы көрәш дәүләт сәясәтенең иң өстенлекле мәсьәләләренең берсе һәм ул җирле үзидарә органнарына зур бурыч йөкли. Хакимиятнең халыкка якын булуы, аңлашып эшләү, һәркемгә ачык булу мөһим роль уйный. Район­да яшәүчеләр миңа телефон аша да, хат белән дә мөрәҗәгать итә. Һәр атнаның сишәмбесендә гражданнарны борчыган проблемалары буенча үз кабинетымда кабул итәм. Район башкарма комитеты җитәкчесе һәм башка җитәкчеләр дә халкыбызны тыңларга әзер. Ел саен гыйн­вар, февраль айларында авыл җирлекләрендә халык җыеннары уза һәм аларның барысында да шәхсән үзем катнашам. Ул җыеннарда без ачыктан- ачык сөйләшәбез, җирлек әһәмиятендәге проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп эзлибез, ел дәвамында алып барылачак эш күләмен билгелибез. Аралашырга яратам һәм  гозер белән килүчеләргә төрле яклап ярдәм итәргә тырышам. Халкыбыз муниципаль район сайты аша эшчәнлегебез белән танышып бара. Администрацияне дә үз эченә алган җәмәгатьчелек үзәгенә һәм район үзәк сырхауханәсенә куелган “Ышаныч тартмасы”на һәркем коррупция очраклары турындагы фикерен язып калдыра ала. Бу да ришвәтчелекне булдырмау, хезмәт урынында ришвәт алуга юл куймауга юнәлдерелгән. 

– Коррупциягә этәргән сәбәпләр нинди? 
– Алар һаман да элеккегечә кала: хәзерге җәмгыять­тә кыйммәтләр системасындагы кризис, гражданнарның хокукый культурасының түбән булуы, җитәкчелек һәм кадрлар хезмәте тарафыннан контрольнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы. 

– Альберт Илгизәрович, быел районда ришвәтчелеккә каршы алып барылган эшчәнлеккә нинди бәя куяр идегез?
– Бу юнәлештәге эшчәнлегебезгә бәяне без түгел, ә район территориясендә яшәүчеләр үзләре куярга тиеш дип саныйм. Чөнки бөтен дөнья күләмендә ришвәтчелек очракларын социологик сораштырулар нигезендә ачыклыйлар. Социологик тикшеренүләр – җәмәгатьчелек күренешләрен өйрәнүнең ышанычлы ысулы һәм ул халык белән хакимият арасын тагын да ныгыта. Әлеге тикшеренүләр барышында алынган мәгълүмат бик күп мәсьәләләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. ТР социаль-икътисади мониторинг комитеты 2018 елда үткәргән социологик сораштырулардан күренгәнчә, 23 муниципаль берәмлектә яшәүчеләр ришвәтчелек очракларына тап булуларын күрсәткән. Алар арасында Кайбыч юк. Безнең райондагы җәмәгатьчелек оешмалары да аноним рәвештә сораштырулар үткәрде. Сорауларга җавап бирүчеләрнең берсе дә җирле хакимияттә, сәламәтлек сак­лау өлкәсендә һәм башка тармак­ларда ришвәтчелек белән очрашмаган. 
– Җирле үзидарә органнарында ришвәтчелеккә юл куймауда нинди юнәлешләр буенча чаралар күрелә? 
– Быел гражданнарга һәм юридик затларга җир участоклары бирүгә, җирле үзидарә органнарына бюджет средстволарын бүлү мәсьәләләренә, муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль хезмәтләрне алып баручыларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре, үзара салым буенча кергән акчалардан максатчан файдалануны тикшерүләргә аеруча зур игътибар бирелде. 

– Намуслы шәхес тәрбия­ләү мәктәп елларыннан ук башлана. Сез моның белән килешәсездер дип уйлыйм. 
– Әлбәттә. Шуңа күрә дә мәктәпләрдә укучылар арасында да, педагоглар арасында да ришвәтчелеккә каршы аерым эшчәнлек алып барыла. Балалар мәктәп елларыннан ук моның ямьсез күренеш икәнлеген белеп үсәргә тиеш. Укучылар ел саен безнең тарафтан үткәрелүче “Ришвәтчелеккә юк дибез” бәйгесендә актив катнаша. Республика дәрәҗәсендә узган бәйгеләрдә дә Кайбыч укучылары җиңүләргә ирешә. 
– Альберт Илгизәрович, быел безнең районда ришвәтчелек очраклары күзәтелдеме? 
– Бәхеткә, юк. Әмма бу безгә тынычланырга җирлек бирми. Бу юнәлештә эш даими рәвештә алып барылырга тиеш һәм законнар да катгыйлансын иде. Шул ук вакытта профилактик эшчәнлек, коррупциягә каршы көрәш даими алып барылсын. Моның өчен, беренчедән, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыр­тырга, хезмәт хак­ларын хезмәтенә карап тиешенчә түләргә кирәк. Заман чиренә әйләнгән бу начар күренешкә карата кешеләрнең психологиясен үзгәртүгә, мораль-этик нормаларга өстенлек бирү мөһим. Алда әйткәнемчә, тәрбияне балалар бакчасы, мәктәптән үк башларга кирәк. Җитәкчеләр үзләре коррупциядән азат булганда гына уңышка ирешергә мөмкин. Ришвәт алучының да, бирүченең дә бер үк дәрәҗәдә гаепле икәнлеген бервакытта да истән чыгарырга ярамый. Шуңа күрә тәрбияне иң элек үзебездән башларга тиешбез. Ришвәтчелеккә каршы бергәләп көрәшкәндә генә нәтиҗәгә ирешә алачакбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X