Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыклары татар телен үстерүгә керткән шәхси үрнәкләре турында «Интертат»ка сөйләделәр

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов 12 августта район башлыклары белән очрашуында «Хакимият органнары җитәкчеләренең тел мәсьәләсенә карата шәхси үрнәк күрсәтә алуы мөһим», – дип әйткән иде.

«Интертат» Татарстан районнарының башлыкларының әлеге фикерне ничек кабул итүен һәм нинди шәхси үрнәк күрсәтә алуын барлады.

– Марат Әхмәтов фикерләре белән йөз процент килешәм. Тукай әйтмешли, без рус телен дә, татар телен дә яхшы белергә тиеш, чөнки Россиядә яшибез. Үзебезнең туган телебезне, иң мөһиме, каян килүебезне, онытмас ка тиешбез. Районда татар телен үстерү буенча кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Төрле чаралар уздырачакбыз, мәктәпләр белән тыгыз эш алып барачакбыз, татар телендә түгәрәкләр оештырачакбыз, Алла бирсә. Киңәшмәләр бездә электән ике телдә бара. Инстаграмда фикерләремне күбрәк татар телендә язам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев