Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район мәктәпләре командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы булды

Бәйге үткәрүнең төп максаты – балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

Бәйгене оештыручылар аңа җитди әзерлекне таләп итә, чөнки балалар безнең киләчәгебез. Бала чактан юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп, белеп үскән кеше, үсеп җиткәч тә ул кагыйдәләрне төгәл үтәр дип ышанасы килә.
Көннәрнең салкын, яңгырлы булуын искә алып, бәйгене “ЭКО” мәктәптән тыш белем бирү үзәгендә үткәрделәр. Аның эшендә шулай ук, Казан шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова да катнашты. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторларын район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Илфат Әхмәтов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин сәламләде.
Бәйгедә җиңү яулаган Мәлки төп мәктәбе командасы район данын республика күләмендә үтәчәк ярышта яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев