Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район ветеринария берләшмәсенең баш врачы Югары Осланда команда-штаб укуларында катнашты

Район ветеринария берләшмәсенең баш врачы Илсур Зиядиев Югары Ослан районында команда-штаб укуларында катнашты.

Укулар терлекләрдә иң куркыныч авыруларның берсе булган Африка чумасы килеп чыккан очракта оператив чаралар күрүгә багышланган иде.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган бу укулар ветеринария тармагында киң кулланылышта булган махсус техниканы караудан башланды.
– Бу күргәзмәгә без дә дүрт машина – УАЗ-буханка базасындагы мобиль ветеринария пункты, ветеринария тармагындагы махсус җайланмаларны үз эченә алган җиңел автомобиль, биологик калдыкларны ташучы махсус машина, дезинфекцияләүче техника алып бардык, – диде Илсур Зиядиев. – Республиканың барлык районнарыннан да килгән ветеринария врачлары терлекләрдә күзәтелүче аеруча куркыныч авыруларны кисәтү һәм бетерү юлларын практикада күрде. Мондый очраклар белән бары тик укулар вакытында гына очрашырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев