Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Районыбыз авылларын чистарту, тәртипкә салу буенча игълан ителгән санитар- экологик икеайлык төгәлләнде

Ул бу елның 1 апреленнән 31 майга кадәр дәвам итте. Чистарту эшләрен тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен оператив штаб төзелде һәм эш планы расланды.

Икеайлык барышын­да барлык авыл җирлек­ләрендә дә эш кайнады. Санитар кагыйдәләрне үтәмәгән өчен беркетмәләр төзелде. Алар башкарма комитетның административ комиссиясе утырышларында каралды. Нәтиҗәдә, ике кешегә кисәтү ясалды, өчесенә икешәр мең сум штраф салынды. Бер­кетмәләрнең икесен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Иделаръягы җирле идарәсе дәүләт инспекторы, өчесен авыл җирлекләре башлык­лары төзегән. Беркетмә төзү хокукы булган кешеләр исемлегенә район Советы һәм башкарма комитеттан ундүрт җитәкче кертелгән, авыл җирлекләре башлык­лары да шундый вәкаләткә ия. Бу юнәлештә эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый, әйтерсең лә, бездә бөтен җирдә дә тәртип. Көнкүреш калдыкларын түгүнең биш санкцияләнмәгән урыны ачыкланды. Бу Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Кече Мәме, Колаңгы җирлекләренә кагыла. Ул урыннар чистартылды.
Икеайлык кысаларында “Экояз – 2020” республикасы акциясе үткәрелде. Аның максаты – Татарстан Республикасында экологик культура булдыру, әйләнә-тирә мохитка сакчыл караш формалаштыру, чисталыкны саклауда гражданнарның, оешмаларның һәм дәүләт власте органнары инициативасын берләштерү.
Акция ике этапта үткә­релде: 1 апрельдән 20 майга кадәр – район, 18 -31 майга кадәр республика туры.Ул “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы гаилә”, “Иң яхшы предприятие” һәм “Иң яхшы муниципаль берәмлек” номинацияләрендә узды. Район этабында җиңүчеләрнең эшләре республика этабына җибәрелде. Олы Подберезьедагы “Березка” балалар бакчасы, Олы Урсак төп мәктәбе, Олы Кайбычтан Хәмидуллиннар гаиләсе, Галия Кайбицкая исемендәге музей һәм Ульянково авыл җирлеге район туры җиңүчеләр булып табылды.
Укытучылар табигатьне саклау һәм экология буенча дәресләр үткәрде. Китапханәчеләр китап күргәзмәләре оештырды. Сыерчык оялары канатлы хуҗаларын каршы алды. Авыллар чүп-чардан чистартылды, яшел чирәмгә, чәчәкләргә күмелде. Ике ай эчендә 3240 кубометр чүп-чар түгелде, бу эшкә 264 берәмлек техника җәлеп ителде, 8765 төп агач, 260 төп куак утыртылды. Бу чараларда 3490 кеше катнашты.
Икеайлык тәмамланса да, эш бетмәде әле. Җәй – төзекләндерү, сулыкларны чистарту, зиратларны тәртипкә китерү, карт агачларны кисү, коймаларны алыштыру, буяу чоры да. Ремонт вакытында төзелеш материалларын урнаштыру өчен авыл җирлекләреннән рөхсәт алу зарур. Тиешсез урыннарга көнкүреш калдык­лары түгүчеләр булса, безгә хәбәр итегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев