Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Республика газетасы Кайбыч икмәге турында яза

Күптән түгел Казан ярминкәләренең берсенә (Ямашев урамында) Кайбыч икмәк комбинаты хезмәткәрләре тарафыннан китерелгән ипинең «ура»га сатылып беткәнен күзәткән идек.

Автолавка тәрәзәсе каршында шактый зур чират тезелеп киткән, ә сатучы сатып алучыларга көчкә хезмәт күрсәтеп өлгерә. Бер сатып алучыдан сорашып, моның серен белергә тырыштык. Ни өчен Казандагы һәр кибеттә яисә пекарняда пешерелеп, һәр почмакта сатыла торган ипине алмыйча, бу ипине чират торып ала соң халык?
– Алай түгел шул ул, биредә бөтенләй башка ипи, тәмле. Аны, ингредиентларны кызганмыйча, элеккеге рецептлар буенча пешерәләр икән, дип үзе ишеткән мәгълүмат белән бүлеште бер сатып алучы. – Икмәк продукциясенең бәясе дә ярминкәләрдә арзанрак. Менә бу ипине нибары 23 сумга алдым, җылы да әле … Тагын батон, булкалар алдым.
Шуны әйтергә кирәк, бу юлларның авторына быел Кайбыч икмәк комбинатында да булырга туры килде. Предприятие район үзәгендә егерме биш елдан артык эшли – Татарстанда Кайбыч районы оешып, Олы Кайбыч авылы аның үзәге булганнан бирле. Икмәк заводының төп эшчәнлеге – ипи һәм икмәк әйберләре пешерү. Ул Кайбыч районыннан тыш, башка районнарда да, мәсәлән, күрше Апаста, аның авылларында да сатыла. Комбинат үзе бик зур түгел, аны цех дип тә атап булыр иде. Биредә өч сменада 20 кеше эшли, тәүлеккә тоннадан артык продукция әзерлиләр.
Процесс белән технолог Алевтина Александрова җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә ике мичтә авыл кешесе бик яратып ала торган «Дарницкий» ипие, шулай ук ак ипи, батоннар, төрле пироглар пешерелә. Алевтина Геннадьевна җитештерүне киңәйтергә, күләмне арттырырга теләк бар, дип белдерде.
  Икмәк җитештерү һәм сату бәясе авыл җирлегендә зур роль уйный. Авыл икмәк пешерүчеләре моны бик яхшы аңлый һәм бәяне “бәйдә” тотарга тырышалар. Татарстанда социаль ипи җитештерүнең республика хөкүмәте тарафыннан субсидияләнүе дә зур ярдәм. Беренче чиратта, мондый ипиләрне респуб¬лика кооператорлары пешерергә тырыша. Мәсәлән, Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең (Татпотребсозның) җитештерү предприятиеләре тарафыннан 2019 елның 11 аенда 1,5 миллиард сумлык продукция җитештерелгән һәм сатылган, бу күләмдә ипи һәм икмәк әйберләре 62% тәшкил итә. Аны җитештерү һәм сату белән 38 предприятие шөгыльләнә. Алар тарафыннан 24818 тонна икмәк әйберләре җитештерелгән, тәүлеккә 90 тонна продукция бирелә. 140 икмәк ташучы һәркөнне иртән авыл кибетләренә, хосусый һәм бюджет оешмаларына ипи ташыйлар. Татарстан кулланучылар оешмалары берлегендә шулай ук республиканың төрле авылларында «Кайнар ипи» дигән 40 махсуслаштырылган кибет эшли – алар янында иртән һәрвакыт чират җыела.

Людмила КАРТАШОВА, (“Земля – землица” газетасыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев