Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Россия көнен кайбычлылар футбол уйнап үткәрде

Олы Кайбычтагы “Кайбыч” боз мәйданында иртәдән үк дәртле музыка яңгырый иде. Биредә Россия Федерациясе көне уңаеннан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге “Прайм-лига – 2018” кысаларында район Советы депутатлары һәм яшьләр командалары арасында мини футбол буенча турнир үткәрде.

Бәйрәм тантанасын район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев ачып җибәрде һәм сүзне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирде. 
- Хөрмәтле райондашларым, барыгызны да Россия Федерациясе көне уңаеннан кайнар котлыйм. Бүген бөек бәйрәм, 1991 елда республикабыз халны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентларын сайлады. Шул елдан Россиянең яңа елязмасы башланды. Бүгенге көндә Россия бөек дәүләт, аның составында Татарстан Республикасы да ышанычлы рәвештә яңадан-яңа үрләр яулый, үсешен дәвам итә. Бик тиздән Россия футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итә. Без дә чемпионатка үз өлешебезне кертеп, бүгенге турнирда көч сынашыйк. Гадел ярышта көчлерәкләр җиңү яуласын. Киләчәктә дә Россия Федерациясе җир шарында иң көчле дәүләтләрнең берсе булып калыр. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, эшегездә уңышлар теләп калам, бәйрәм белән!, - диде Альберт Илгизәрович. 
Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов бирегә җыелган халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң, ярыш шартлары белән таныштырды, командаларны барлады. Районның көнчыгышында, төньягында урнашкан авылларда яшәүче депутатлар һәм яшьләр “Көнчыгыш” - “Төньяк” командаларына бүленгәннән соң, ярышка старт бирелде. 
Уенның төп вакытында исәп 2:2 төгәлләнде, пенальтилар нәтиҗәсендә “Төньяк” командасы 4:2 исәбенә җиңү яулады. 
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия көнен кайбычлылар футбол уйнап үткәрде