Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Россия көнендә узган Сабантуйда мотоблогына Россия байрагын таккан үсмер беренче килде

Мотоблок ярышында катнашучыларның барысы да Кече Кайбыч авылыннан булып чыкты.

Старт бирелүгә, алты мотоблок кузгалып та китте. Алар белән олырак яшьтәгеләр идарә итсә дә, араларында техникасына Россия байрагын таккан бер үсмер дә бар. Абыйларын шактый артта калдырып беренче килгән бу малай быел бишенче классны Булат Зиннуров булып чыкты. Булганнан бар да була шул, авылның үрнәк, хезмәт сөючән нәселеннән, бик күп аналарга әни булу шатлыгын бүләк иткән Гөлшат апа белән Татарстанның атказанган терлекчесе Рәшит абыйның оныгы ич ул ! Десантчылар байрагын таккан Мәхмүт Галиев, Дилүс Газыймҗанов икенче-өченче булып килде. Мансур Гомәров, Илсур Низаметдинов, Дамир Зиннәтуллинар да ярышта катншауларына шат. 
- Мотоблок авыл кешесе өчен иң кирәк әйбер инде ул. Тракторны да, атны да алыштыра,бакчаны шуның белән эшкәртәбез - ди әнә Дамир дустыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев