Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Рәшит Ярхәмов, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз:»Якташларыма җылы теләкләремне юллыйм”

– Хөрмәтле ветераннар!

Кадерле райондашлар! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм. Күңел көрлеге, зирәклек, сабырлык кебек күркәм сыйфатларны, беренче чиратта, өлкән буын кешеләренә хас дип әйтәләр. Сезнең буынга авыр сынаулар һәм югалтулар аша узарга туры килде. Тарихи традицияләрне һәм буыннар алмашын саклап калып, нәкъ менә сез, үзегезнең аяусыз һәм тырыш хезмәтегез белән балаларыгыз һәм оныкларыгыз горурлана торган тормышны барлыкка китердегез. Лаеклы ялда булсагыз да, кайберләрегез эшләвегезне дәвам итәсез, җәмәгать эшләрендә һәм яшьләрне өлкән буын үрнәгендә тәрбияләүдә актив катнашасыз. Сезнең янда һәрчак яраткан балаларыгыз һәм оныкларыгыз, кайгыртучан туганнарыгыз һәм дусларыгыз булсын. Сезнең күңел юмартлыгы, ачык йөзегез безнең өчен һәрчак үрнәк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев