Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим

Наркотикларга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендәге комиссия утырышында учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Утырыш барышында наркоманияне профилактикалау, наркотикларга каршы эшчәнлекне оештыру һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре каралды.

Полиция бүлеге начальнигы урынбасары Илфат Шакиров район территориясендә киндер үсә торган урыннарны ачыклау һәм юк итү, шулай ук наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстерүне кисәтү буенча үткәрелгән чаралар турында чыгыш ясады.

Район үзәк больницасы баш табибының дәвалау эшләре буенча урынбасары Индира Биктаһирова 2026 елның беренче яртыеллыгында медицина учреждениесендә наркомания, алкоголизм һәм тәмәке тартуны профилактикалау буенча алып барылган эш турында мәгълүмат җиткерде.

Балаларның җәйге каникуллар чорында ял итүен, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова сөйләде.

Халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллина Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә багышланган чаралар белән таныштырды.

«Кайбыч таңнары» газетасының баш редактор урынбасары­ Фирәдә Батталова наркоманияне профилактикалауда һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында чыгыш ясады. Ул редакция тарафыннан алып барылучы мәгълүмати-аңлату эше, тематик материаллар бастыру һәм район халкында наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт, сәламәт яшәү рәвешенә тугрылык тәрбияләүгә юнәлдерелгән медиапроектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Утырыш йомгаклары буенча ведомствоара хезмәттәшлекне тагын да камилләштерү һәм район территориясендә профилактик эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән алдагы чаралар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев