Салтыйган авылында яшәүче Мәдинә Нурулла кызы Гыйльманова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Рушания Камалова килгән иде.
Рәмис Рафисович юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның иң изге теләкләре язылган котлау открыткасын, бүләген тапшырды. Аның теләкләренә Рушания Кузнецова һәм Рушания Камалова да кушылды. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарының берсендә тулырак таныша алсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев