Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Салтыйганда корбан ашын Олы Кайбычтан Заһидуллиннар, Яруллиннар нәселе үткәрде

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Салтыйганга баргач, авыл мәчетендә уздырылучы корбан ашын Олы Кайбычта яшәүче Хәсбәтулла абый Заһидуллинның балалары белән бергә үткәрүен белгәч, башта гаҗәпләнеп куйдым.

Чөнки ул үзе Мамадыш якларыннан, арабыздан иртәрәк китеп барган тормыш иптәше Рания апа Кайбыч төбәгендә туып-үскән. Табындагыларны сыйлаучыларның да алар икәнлеген күргәч, кызлары – район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллинага (рәсемдә) мөрәҗәгать иттем. Ул үзе дә, яулык-алъяпкычларын бәйләп, мәчет тулып килгән әби-бабайлар, апа-абыйларга әле чәен китерә, әле ашын дигәндәй. Баксаң, Хәсбәтулла абый Салтыйган авылы кияве икән бит.

– Әнием ягыннан нәселебез Салтыйганга барып тоташа бит. Корбанны да бабам – әнинең әтисе Зәйнулла Яруллинның якты рухына дип чалдырдык. Кечкенә чакта, җәйге каникулларда безнең балачак гел бабабыз, әнкәебез Әсмабикә (без аңа әби дип түгел, ә әнкәй дип эндәшә идек) янында узды. Алар шулкадәр матур яшәделәр, хәзер дә еш сагынып искә алабыз үзләрен, – диде ул. – Бабабыз Бөек Ватан сугышы ветераны иде, сугышның беренче көннәреннән ахырына кадәр фронтта илебез азатлыгы өчен көрәшкән, озак еллар буена авыл Советы рәисе булып эшләгән, белемле, ачык йөзле кеше иде. Алар сигез балага гомер бүләк иткән, бүгенге көндә шуларның өчесе генә исән. Олы Кайбычта яшәүче уллары Рәмис Яруллин, кызлары Рузалия дә, башка туганнары, онык-оныкчык¬лары да катнаша бүгенге корбан ашында, ә Казандагы уллары Ринат кайта алмады.
Авыл халкын Корбан бәйрәм белән котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, Эльвира Заһидуллинаның Салтыйганда Корбан ашын уздыруны гаиләләре, туганнары белән бергә үз өсләренә алырга җыенуларын белгәч, бу авыл белән нәрсә бәйләве турында сораган.
– Корбан һәм башка бәйрәмнәрдә әнә шундый изгелек күрсәтүче, күңелләрендә миһербанлык орлыгы йөртүче, ризыгын башкалар белән дә бүлешергә, хәйриячелеккә әзер торучы райондашларыбыз күп булуы бердәмлегебез турында сөйли. Кешенең  үз нияте булмаса, бу өстән кушып эшләнә торган гамәл түгел. Авылдашлары өчен кылынган яхшылыклары үзләренә әҗер булып кайтсын. Көтеп алынган Корбан гаете мөбарәк булсын!– диде Альберт Рәхмәтуллин котлавында.
Авыл имамы Гомәр Зиннәтуллин үзенең вәгазьләрендә дә халыкны яхшылыкка өндәде. Сугыш чоры, аннан соңгы авырлык¬ларны үз җилкәләрендә татыган тыл хезмәтчәннәре, урта буын вәкилләре, яшьләр, балаларның бер табын артында утыруы матур йолаларыбыз¬ның дәвамлы булачагына ишарәли. Заһидуллиннар, Яруллиннар нәселе, үз чиратында, аш пешергән, табын әзерләшкән Гөлсинә Камаловага һәм башка хатын-кызларга рәхмәтле булуларын белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X