Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара

Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.

Хәзерге вакытта төзүчеләр клуб залында, спорт залда стеналарны тигезли, сәхнәне яңарта, алга таба идәннәрне, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырачак, түбәсен профнастил калай белән ябачаклар.
Әлеге мәдәният учагы 2006 елда төзелгән, шул вакыттан бирле ремонт ясалмаган. Ремонтка кадәр клуб үз эшен тулы көченә дәвам иткән. Авыл җирлеге башлыгы клубның яңартылуына авыл халкының шатлануын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, төзүчеләргә рәхмәтле булуларын әйтеп узды.
Клуб Кайбыч районы бюджеты хисабына төзекләндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев