Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шүширмә авылында, капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты үз ишекләрен ачты

Кайбычның 30 еллыгына багышланган тантананы танымаслык булып үзгәргән мәдәният учагында үткәрделәр.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында авыл халкын район юбилее белән кайнар котлады. Бу мәдәният йортында төрле мәдәни чараларны еш үткәрүләрен, авыл халкының ялын тиешле дәрәҗәдә оештыруларын теләде. Аның спорт залы да бар.
Альберт Илгизәрович Шүширмә авылының хезмәт батырларын Кайбычның юбилее уңаеннан чыгарылган медальләр белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр - гомер буе колхозда эшләгән 88 яшьлек Фәһимә Сәгыйтова, савымчы булып лаеклы ялга чыккан Рәшидә Гыйләҗева, автобус йөрткән, әле 73 яшендә дә эшләп йөрүче Фәһим Халиков, 35 ел сыер сауган Фәридә Зарипова, 43 ел гомерен терлекчелеккә багышлаган Илдар Насыйровлар.
Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, Шүширмә мәдәният йорты җитәкчесе Әлфирә Зарипова ремонт өчен Альберт Рәхмәтуллинга тирән рәхмәтен белдерде. Ремонт район бюджеты аша алып барылды. Төзелеш эшләрен «Вика» җәмгыяте башкарды.
Бәйрәм концертында Олы Кайбычтан “Авыл денс” халык бию коллективы, Борындык мәктәбе укучылары, авыл балалары чыгыш ясады. Казан кунаклары – җырчылар Алинә Сафиуллина, Вадим Фәтхенуров, Фирүзә иң матур җырларын бүләк итте. Күп еллар буена авыл хуҗалыгында хезмәт куйган Дания Җамалова үзе язган шигырьне укыды. Гөлназ Җәмилова барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев