Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шүширмәнең ак әбисенә 90 яшь тулды

Шүширмә авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, күп балалы аналарга бирелүче медаль иясе Зәйтүнә Сабитова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бала чагын Бөек Ватан сугышы урлаган яшьтәшләре кебек, Зәйтүнә апага да яшьтән үк тормыш арбасына җигелергә туры килгән.

Юбилярга илебез Президенты Владимир Путинның котлау хатын, районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның иң изге теләкләре язылган тәбрик¬ләү открыткасын, бүләген тапшырырга район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров килгән иде.
– Хөрмәтле Зәйтүнә апабыз! Сезне олы юбилеегыз белән котлап, Россия Федерациясе Президенты иң изге теләкләрен юллаган. Мондый хатлар Бөек Ватан сугышы елларында тылда Бөек Җиңүне якынайтуга үз көчләрен кызганмыйча, фидакарь хезмәт иткән өлкән буын вәкилләренә җибәрелә. Сез шундый хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе. 90 яшегез котлы булсын, сәламәтлектә, балаларыгызның, онык- онык¬чыкларыгызның хөрмәтен, кайгыртуын тоеп бәхетле, мул тормышта яшәвегезне телим, – диде Алексей Николаевич, юбилярга бүләкләр тапшырып.
Аның чын күңелдән әйтелгән  теләкләренә Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та кушылды. Зәйтүнә әбине котларга 85 яшьлек сеңлесе Фәһимә апа, балалары, якыннары да килгән иде.
– Бөек Ватан сугышы башланганда миңа унөч яшь иде. Без гади колхозчылар Фатыйма һәм Тимерша гаиләсендә биш бала үстек. Гаиләдә олы бала булгач, әти-әни эштә чагында миңа эне-сеңелләремә дә күз-колак булырга туры килде.Биш баладан авылда яшәүче сеңлем Фәһимә, Краснодарда гомер итүче энем Мөбәрәкша гына исән. Сугыш башлангач әтиебезне дә фронтка алдылар. Миңа да урагын да урырга, урманын да кисәргә туры килде, – дип яшьлек елларын искә алды Зәйтүнә апа. – Сугыштан соң, колхозда кая кушсалар, шунда эшләдем. 1957 елда фермага савымчы булып эшкә урнаштым. 1978 елда пенсиягә чыкканчы, аннан соң да берничә ел савымчы булдым әле. Ул чорда барлык эшләр дә кул көче белән башкарылды. Авылдашым Әбзәлетдин белән гаилә корып, алты балага гомер бирдек. Кызыбыз Нәбирә авылда яши, озак еллар терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыкты. Гөлфирә белән Альмирабыз Казан шәһәрендә яшиләр. Илдарыбыз төп йортта минем белән гомер итә. Ул колхозда шофер булып эшләде. Фәридәбез Балык Бистәсе районында гаиләсе белән яши. Ни кызганыч, Вафирәбезнең генә гомере бик кыска булды, ул каты авырудан вафат булды. 62 ел бергә гомер иткән ирем дә ике ел элек гүр иясе булды.
Зәйтүнә Сабитованың намуслы хезмәте җитәкчеләр тарафыннан да  зурлап  билгеләп үтелгән. Аның күкрәген “Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены, күпсанлы медальләр бизи, аңа Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр, “Социалистик Хезмәт Ударнигы” күкрәк билгесе тапшырылган. Фотосы район үзәгендәге Мактау тактасын бизәгән. Ул авыл Советы депутаты булып та сайланган.
– Әти-әниебез бик тырыш, хезмәт сөючән иде. Әни озак еллар савымчы булып эшләсә, әтиебез хуҗалыкта хисапчы, ферма, склад мөдире, тракторчылар бригадиры хезмәтен башкарды. Мин дә озак еллар “Яңа юл” хуҗалыгында терлекче булып эшләдем, – диде Нәбирә апа Җәмилова.
Тырыш, уңган кешеләрнең балалары да тормышта үз урыннарын тапкан, берсе дә төшеп калганнардан түгел.
– Зәйтүнә апаның балалары барысы да игелек¬ле хезмәттә булды. Авыл халкына да хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр.  Фәридәсенең тормыш иптәше Равис, Балык Бистәсендә яшәсә дә, мәчет яныннан чишмәгә кадәр вакташ юл салдырды, инеш аша җәяүлеләр өчен күперне ремонтлатты, зиратның йортын, капкасын эшләтте. Мондый ярдәмчеләргә рәхмәттән кала ни әйтәсең? – диде Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев.
Зәйтүнә апа безне озатканда илебез, район җитәкчеләренә, юбилее белән өенә килеп котлаучыларга олы рәхмәтләрен әйтеп калды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев