Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Соравылда бәйрәм тантанасы

Узган ел Соравыл авылында Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашлары истәлегенә һәйкәл төзегәннәр иде. Шул һәйкәл янында яу кырында ятып калган, туган җирләренә әйләнеп кайткач вафат булган авылдашларын искә алдылар. Авыл урамнарыннан "Үлемсез полк узды. 

Соравыллыларны Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан бәйрәм белән котлап, авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев, авыл җирлеге депутаты Геннадий Михайлов чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак- коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бәйрәм котлавын җиткерде. Иске Тәрбит урта мәктәбе укучылары концерт куйды. Аннан соң, яу кырында ятып калган, туган җирләренә әйләнеп кайткач һәлак булган авылдашлары истәлегенә веноклар, чәчәк бәйләмнәре салдылар. Сугышчоры балалары, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә мул табын әзерләнгән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X