Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Сугышта күргән авырлыклар, михнәтләр, яраларның нәтиҗәсе, кызганычка каршы, эзсез калмый

-

Дәү әтием, Замалов Галим Замалов улы, 1917 елда Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында туган. 1941 елның июль аенда Бөек Ватан сугышына китә. Хәрби антны да 1941 елның июлендә 57 нче строй полкында кабул итә. 1941 елның декабреннән 1942 елның июнь аена кадәр 106 Көнбатыш строй полкы составында строй ротасы старшинасы вазифасында була.

1942 елның 22 июнендә уң җилкәсенә авыр яралана. Кызыл байрак ордены белән бүләкләнә.Сугыштан кайткач күмәк хуҗалыкта хезмәт куя. Гаилә кора,6 бала тәрбияләп үстерәләр.

Сугышта күргән авырлыклар, михнәтләр, яраларның нәтиҗәсе, кызганычка каршы, эзсез калмый. Гомере иртәрәк өзелә,66 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Ил азатлыгы өчен үзенең яшьлеген, сәламәтлеген кызганмаган дәү әтиемә мәңгелек дан!


#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилэ
#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#Помни_Героя_Россия #ПомниГероя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев