Шүширмә авылы мәчете — нурлы мәчет
Шүширмәдә яшәүчеләр Яңа ел алдыннан авылларына иман нуры биреп торучы мәчетнең 25 еллыгын зурлап билгеләп үтте.
Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин катнашты.
Авыл халкы, тирә-күрше авыллардан килгән дин әһелләре, читтә яшәүче якташлары да әлеге чараның тантаналы кунаклары булды. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, авыл мәчете имамы Илсур Сафин аһәңле итеп догалар укыды, вәгазь сөйләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәчеткә килүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде, аның кешеләрне иман юлына кертүдә роле зур булуына басым ясады, киләчәктә дә халкыбызның яратып, хөрмәтләп, киләчәккә ышаныч белән йөри торган изге гыйбадәт йорты булып калуын теләде.
— Бу мәчетне төзү өчен тырышып йөрүчеләрнең барысына да тирән рәхмәтемне белдерәм. Ул вакытта мәчетләр төзү күбрәк колхозлар җилкәсенә төште. Шуңа да ул еллардагы колхоз рәисе Рамил Тимершинның да өлеше аз кермәгәндер. Мәчет төзүчеләрнең күбесе бәлки хәзер исән дә түгелдер, аларга догаларыбыз барып ирешсен. Ә без бу матур тормышка шатланып яшик, — диде Альберт Рәхмәтуллин, бүләккә акчалата сертификат тапшырып.
Хәзер лаеклы ялда булган Рамил Тимершин да мәчет тантанасына килгән иде.
— Шүширмәдә мәчет төзелеше 1997 елда авыл халкыннан, якташлардан сәдака җыюдан башланып китте. 1998 елда майның матур бер көнендә, Мансур абый белән бергә менә шушы җирдә тәгъбир әйтеп, нигез салуны башлап җибәрдек. Ул вакытта колхозда бригадир булып эшләгән Равил Хәмидуллин хәзер арабызда юк инде. Ул мәчет төзелешенең башыннан алып ахырына кадәр эшләде. Аңа да догаларыбыз барып ирешсә иде, — диде ул.
Районыбыз мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин мәчет эшчәнлегенә уңай бәясен бирде.
— Мәчетләребез —Аллаһының йорты ул. Дәүләтебез дингә рөхсәт биргәннән соң авылларда ашыга-ашыга мәчетләр салу башланды. Әле күптән түгел генә Кошманның түбәнге өлешендәге мәчетенең 35 еллыгын үткәрдек. Алар мәчет төзүгә ун елга иртәрәк тотынган. Әкренләп, районның башка авылларында да мәчетләр сафка басты. Аллаһы Тәгалә безнең буынга, бабаларыбыз динле, иманлы тормышта яшәгәннән соң, динсез тормышны да күрсәтте. Ягъни, без дин тыелган заманда динсез тормышның кая алып барганын, безгә, балаларыбызга күпме зарар китергәнен үз күзләребез белән күрдек. Без яңадан үзебезнең тамырларыбызга кайттык. Мәчетләребезгә күп еллар буена эшләргә язсын. Киләчәк буыннарга да ислам юлында булырга насыйп әйләсә иде. Мәчетләребез Аллаһы Тәгаләне мактый торган урын, алар элек-электән белем чыганагы булып торган. Белгән кеше белән белмәгән кеше тигез булмас, — диде Дамир Гыйниятуллин.
Борындык авылы мәчете имамы Тәфкил Сафиуллин, җылы теләкләрен җиткереп, мәчеткә Кол Шәриф мәчете картинасын бүләк итте.
Олы Кайбыч авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Илнар Гыйсмәтуллин Шүширмә авылы кияве икән. Авыл мәчете эшчәнлеге турында бик җылы фикерләрен әйтте ул.
— Шүширмә авылы мәчете имамы Илсур Сафин балаларга дин сабаклары бирүгә дә җаваплы карый. Ул дини гыйлем бирүне балалар кызыксынырлык итеп үткәрә, шунда чәй эчертүләр дә оештыра. Җәйге каникул вакытында, йокыдан уянуга, балалар мәчеткә бара. Анда утызга якын бала йөрүе күп нәрсә турында сөйли. Кечкенә чакта өйрәнгән догалар онытылмый ул. Үсмер чагымда Дамир хәзрәт Гыйниятуллин өйрәткән догалар минем күңелгә мәңгелеккә язып куелган. Балалар безнең киләчәк ул. Дини тәрбия алып үскән балалар тәрбияле булыр, аның әҗере меңләтә кайтачак. Хәзрәтнең тырышлыгы зур. Мәчет тә гел яңарып тора,— диде ул, мәчеткә йөргән балаларның фотосын тапшырып.
Казан шәһәрендәге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Илсөяр Тимершина менә 15 ел инде дин сабаклары бирә. Авылда мәчет эшчәнлегенә зур өлешләрен кертүчеләргә авыл имам-хатыйбының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу тантананы үткәрүгә авыл халкы, читтә яшәүче якташлары спонсорлык ярдәме күрсәткән. Авылдашлары Гөлшат Вәлиева бик матур итеп бизәп, тәмле торт пешергән. Иллегә якын авылдашларын бай табын артында сыйладылар. Мәчетнең юбилее алдыннан анда ремонт та ясатканнар. Авыл халкының бердәмлеге әнә шундый матур гамәлләрендә күренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев