Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Талия Гарифуллина: "Әтиле булуның рәхәтлекләре мәңге онытылмас"

Бар гомерен тырыш хезмәткә багышлаган, 32 ел дәвамында трактор иярләгән, колхозда 47 еллык эш стажы туплаган хезмәт һәм тыл ветераны, кадерле газиз кешебез, яраткан әтиебез Илгизәр Исмәгыйль улы Рәхмәтуллин 23 октябрьдә арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Әти! Мин гомерем буе синең белән горурланып яшәдем һәм алдагы көннәрдә дә синең исемеңә тап төшермәбез.

«
Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Безнең әти намуслы хезмәте, кешелеклелеге, зыялылыгы белән тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын казанган абруйлы, хөрмәтле кеше булды. Башкаларга хөрмәт белән карарга өйрәткәне, тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм иткәне өчен генә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен без әтиебезгә зур рәхмәтле. Ул сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәде, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белде.

Әтиебез 1932 елның 26 февралендә Бәрлебаш авылында ишле гаиләдә дөньяга аваз салган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән аның. Биш ел буена Хәрби Диңгез флотында хезмәт иткән. Яхшы хезмәте өчен, ике тапкыр отпускага җибәргәннәр. Хәрби хезмәттән типсә тимер өзәрлек гайрәт туплап кайткан егет туган авылында «корыч айгыр»лар иярли башлый.


Ул механизатор һөнәрен үзләштерә. Тракторчыларга икмәк бирәләр бит, гаиләне туендырырга кирәк. Бәхетенә, акыллы, сабыр холыклы, эшчән әниебез очрый аның юлында.
– Өйләнгәндә, мин аңа әллә ниләр вәгъдә итмәдем, – дип искә ала иде ул чакларны әтиебез. – Ризалыгын сораганда, турысын әйттем: «Ун балалы йортка киләсең, шуның кадәр халык белән бергә яшәргә көч тапсаң, әйдә, өйләнешик» – дидем. Гөлсинә ризалашты.
Әти-әниләрен дә бик хөрмәт итеп яшәделәр алар. Бабай сугыштан аяксыз кайтты, бик акыллы кеше иде. Сүзгә килгән чакларында әниебез әтигә берни сиздермәгән. Әтине борчыйсы килмәгән инде аның.
Әти гомере буе эшен яратып башкарды, механизаторлар арасында барган ярышларда гел алдынгы булды. Хәзерге кебек, кырга алып килеп ашату юк, бер шешә сөт, ике йомырка, бер-ике телем ипи белән көне буе эшләп кайтканнар. Әле эштән соң да авылдашларына утын, печән алып кайта, берсен дә кире борып җибәрмәгән. Әти өйгә кайткан вакытта төн була иде инде. Дәү әнием пешергән камыр ризыкларын әтигә дип качырып алып калган чакларым да исемдә. Тәмле ризыкларны ул кайтканчы ашап бетерерләр дип уйлаганмындыр инде. Ничек булса да, сиңа яхшылык эшлисем килә иде минем, әтием!

Рәхмәтулла нәселенең асыл улы
Тормыш дәвам итә. Сеңелкәшләр, һөнәр үзләштереп, берсе артыннан икенчесе урнаша барды. Ләкин алда зур сынаулар көтеп торган икән. Бер-бер артлы туган улларын җир куенына салу бәгырьләрен телгәли. Язмышның ачы җилләренә каршы торырлык көч табалар, сынмыйлар, бөгелмиләр. Бер- берсен күз карашыннан аңлап, хезмәт белән яшәүләрен дәвам итәләр. Эшләгән акчаларын тиенләп җыеп, нарат бүрәнәдән яңа йорт җиткерәләр. Әй, килешле иде лә ул йорт! Оста куллар төзеде аны. Заманына күрә йорт җиһазлары – шифоньер, трюмо, сервант та сатып алдылар. Ул чактагы куанычлар әле хәзер дә истә.
Әтиебез Илгизәрнең хезмәт еллары күпсанлы медальләр, Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнә. Аның фоторәсеме район үзәгендәге Мактау тактасыннан төшмәде дә дияргә була. Күп еллар дәвамында колхозның ревизия комиссиясе әгьзасы булып торды. Җыелышларда тирән эчтәлекле чыгышлар ясавын чордашлары гел искә ала торган иде.
Әти, син укыган булсаң, кем булыр идең икән? Ничә тапкыр авыл Советы, район Советы депутаты булып сайландың. Авылда кем тәртип боза, сине чакыралар иде. «Илгизәр, син җиңсәң генә инде», – дип чакыруларын үзем дә хәтерлим. Холкын күрсәтүче усаллар әтинең күз карашыннан ук үзгәрә иде. Коммунист буларак, политзанятиеләргә дә теләп йөрде. «Передай отцу, в 6 часов собираемся», – дип мәктәп директорының минем арттан әйтеп җибәрүенә ничек сөенүемне үзем генә беләм. Әй, горурланганнарым шул чакта!
Бәйрәмнәрдә авыл клубында концерт алдыннан доклад укыйлар иде. Шул вакыт мактаулы президиум сайлана. Доклад сөйләүче янына һәрвакыт әтине утырталар иде. Әле дә хәтеремдә, синең күзләрең бөтен залны әйләнеп чыга иде. Синдәге акыл, зыялылык, зиһен, тәртип каян килгән икән ул, әти?! Син Рәхмәтулла нәселенең асыл бер улы булган инде. Дәү әни әйтә иде, әтиегез Кадер киче көнне туды дип. Шуңа да киң күңелле, мәрхәмәтле, изге кеше булгансыңдыр. Синең кебекләр күбрәк булсын иде ул.

«
Бездән җәй буе кунаклар өзелеп тормады, утызга кадәр җыелган чаклары да булды. Шулай бервакыт кунакларны озатканнар гына икән, шул арада икенчеләр кайтып төшкән. Энем Азат капкадан кергәннәрен күргән дә, «Тәти бабай, үләбез, тагын кунаклар кайта», – дип кереп кычкырган.

Әти! Син минем өчен идеал идең... Сине рус әбиләренә кадәр үз итә иде. Мине кибеттә күрсәләр, вот эта Ильдузара дочь, учится на одни пятерки, дияләр иде. Әй, горулана идем инде. Сайлаулар да синнән башка үтмәде. Әтиебезне белүчеләр аны ярдәмгә әзер торуы өчен дә үз итте. Авылда, кем кунак уздыра, әтиләрне чакырмыйча калмый. Табын күрке була белде. Сүзе төпле, ә җырлап җибәрсә... Каян килгән икән аңа шулкадәр моң? Мәзәкләр сөйләргә яратты. Әти күп укыды, сәясәтне, яңалыкларны бездән артыграк белде. Газета, журналларны һәр көнне укып барды.
Әти, хәтерлисеңме, син мотоцикл дип хыяллана идең. Кирәк бит, лотерея билетына Иж-Юпитер оттың! Андагы куанганнарың, мине түшәмгә хәтле күтәргән идең. Шул чакта авылдашлар болай дигән: «Әле ярый, Илгизәр, сиңа эләккән, тәртипле кешегә, рәхәтен күр». Шулай булып чыкты да. Сабан туена җыенып чыгып китә идек, мин артка утырам, әни Айрат белән люлькада. Эштән соң, туганнарга дусларга чыгып китә идең мотоциклда, күп вакыт мине дә үзең белән ала идең.

Иң яхшы әти була белде
Әти! Сиңа кызыллык китермәскә тырыштым, энекәшләргә дә шуны төшендердем. Шөкер, аларда да синең сыйфатлар чагыла.
Әти! Син шундый яхшы психолог идең. Ата-аналар җыелышыннан кайтканыңны көтеп торабыз инде, мактар дип. Беркайчан да мактамадың, ничава диюдән узмадың. Безнең өчен куанганыңны барыбер сизә идек.
Без Казанда укыганда, әнигә безгә акчаны җитәрлек җибәрергә кушкансың. Аптырап йөрмәсеннәр дигәнсең. Көне буе тракторда, фермада тир түгеп эшләп алган хезмәт хакыгыз булган ул.
Рәхмәт, әти, тәрбияңә, рәхмәт барысы өчен дә! Безнең йортта беркайчан да бернинди дә тавыш чыкмады, изге йорт иде ул, аның һавасы да тәрбияли кебек миңа.
Әти, хәтерлим әле, Альбертны район башлыгы итеп куйгач, синдә горурлану белән бергә ниндидер җаваплылык хисе уянды. Киңәшләреңне бирә идең һәрвакыт, халыкка хәлдән килгәнчә булышырга куша идең.
Син иң яхшы әти була белдең, әй, ярата идем лә сине. Яшәвемне синнән башка күз алдына да китерә алмый идем. Түзәсең икән, кая барасың... Аллага шөкер, без яшь чагында Ходай Тәгалә саклады үзеңне. Ашказаныңда язва булгач, сиңа Украинадагы «Моршин» шифаханәсенә юллама бирделәр. Шуннан хәлең яхшырып кайтты. Безгә агач ручкалар да алып кайткан идең. Аннары, сукыр эчәгең шартлады. Сеңлең Флера апа төнлә кайтарган иде кирәкле даруларны, Аллага шөкер, исән калдың.
Тагын бер сынау уздык, башың авырта башлады. Флера апа тагын ярдәм кулын сузды, үзе эшләгән больницага салып, кеше итте сине. Без гомеребез буе рәхмәтле кечкенә апабызга. Сеңелләре бик хөрмәт итәләр иде аны, кечкенә абый дип кенә тордылар. Абыйсы Искәндәр, энесе Илдар да сокланалар иде аңа.
Әти-әни киң күңелле булгач, безнең йорттан беркайчан да кеше өзелмәде. Элек авылдан күчеп китүчеләр дә, сагынып кайтып, әти янына киләләр иде. Аларга догалары, хәер-фатихалары белән рухи азык бирде, кулыннан килгәнчә булышты.
Энебез Айрат киткәннән соң, биреште шул әти, күңелендә нәрсәдер өзелгән кебек булды, моңсулана башлады.
Әти кияү-киленнәргә дә бернәрсә дә әйтмәде, яратты барысын да. Оныкларын да үзе үрнәгендә тәрбияләргә тырышты. Аны «тәти бабай» дип йөрделәр.
Әти! Бәхетле балачак, яхшы тәрбияң, хәер-фатихаң өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Урының җәннәтнең түрендә булсын! Тыныч йокла, әти!

Талия Гарифуллина,
Морза Бәрлебашы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X