Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстан гербының авторы – безнең якташыбыз

Татарстан Республикасының Югары Советы 1992 елның февралендә канатлы барс төшерелгән Татарстан гербын раслады. Аны эшләгәндә Татарстан флагындагы төсләрне кулланалар.1991 елның 29 ноябрендә ТРның дәүләт флагы кабул ителгән һәм ул өч төстән тора, һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл - кояш, ут төсе. Яшел - яз, яңарыш, тынычлык төсе. Ак -...

Геральдикадагы һәр деталь символик мәгънәгә ия. Гербның нинди булачагы турында үз фикерен җиткерер алдыннан Назыйм Ханзафаров болгар һәм татарлар мифологиясен тирәнтен өйрәнә. Ул борынгы заманнарда яшәгән җирле халыкта канатлы барсның уңдырышлылык символы, алар яшәгән территорияне саклаучы булып саналуын ачыклаган.
Баштарак Татарстанның төп символы итеп Казан губернасы гербындагы Зилант еланын кире кайтаруны тәкъдим итүләре турында белмәүчеләр дә бардыр. Әмма бу фикер белән күпләр ризалашмый, шул исәптән, герб турында төп сүзне әйтергә тиешле кешеләр дә.
- Республика гербы һәм флагы проектына бәйге игълан ителгәч, 1990 елда чыккан газеталарның берсендә минем Татарстанның төп символына Зилантның бөтенләй туры килмәвен нигезләп аңлаткан мәкаләм басылды, - дип сөйләде Назыйм Габдрахманович. - Шул вакытта мин барс образын тәкъдим иттем. Проектымны пропагандалап, төрле аудиторияләрдә чыгыш ясарга да туры килде.
Күңелендә йөрткән образны кәгазьгә төшерердәй белгечне озак эзләргә туры килә Ханзафаровка. 1991 ел ахырында аңа гербның үз вариантын тәкъдим иткән Татарстанның танылган рәссамы Риф Фәхретдинов мөрәҗәгать итә. "Әнә шул очрашудан соң, минем идеяне тормышка ашыру буенча уртак эш башланып китте".
Якташыбыз үзенең хаклы булуына рәссамны гына түгел, депутатларны да ышандыра. Ул үзе тәкъдим иткән символның тарихи нигезләнгән, болгар бабаларыбыз арасында барска табынучылар булуын дәлилләп аңлаткан. Әнә шуннан соң аның белән тулысынча килешәләр дә инде.
Таң атканда чыгып килүче кызыл кояш фондында канатлы барс сурәтләнүе гади очраклылык дип уйлаучлар ялгыша. Кояш - борынгы заманнарда славяннарның гына түгел, көнчыгыш халыкларда да мәҗүсилек алласы, төп тәңре булып саналган. Татарстан гербындагы кызыл кояш игелеклелек, уңыш, бәхет, яшәешне аңлаткан. Шул кояш җирлегендә уң аягын бераз гына күтәргән барс та символик мәгънәгә ия. Ул югары хакимиятнең хаклыгын, яңарыш юлында уңыш билгесе булуын дәлилли. Бу Татарстанның яңарыш юлындагы эшчәнлеген уңышлы башлавын аңлата. Бормалы койрыгы дуслык яратуын, изге нияттә булуын күрсәтә. Канатларын да юкка гына ясамаганнар: бу мифик характердагы җәнлекнең көче җирдә генә түгел, зәңгәр күккә дә таралуын аңлата. Ул уңдырышлылык билгесе дә. Янындагы түгәрәк калкан республика гражданнарын, анда яшәүче барлык халыкларның яклаучысы булырга әзер дигәнне аңлата. Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары үз-үзен һәм ярдәм кирәк булганда, бөтен халыкларны да якларга әзер торуын күрсәтә. Гербның өске өлешендәге лалә чәчәге Татарстанның яңаруын, чәчәк атуын күрсәтә.
Ханзафаровны Татарстан Республикасы гербының идея авторы булуын шактый еллар танырга теләмәүчеләр дә була. Янәсе, ак барс рәсемен кем ясаган - бар хөрмәт тә аңа.
Филологның улы Илшат Ханзафаровка Татарстан гербын булдыруда әтисенең роле зур булуын раслау өчен ун ел вакыт кирәк була. Көчле дәлилләр үзенекен итә: хәзер бу хактагы бәхәсләргә нокта куелды. Татарстан Президенты каршындагы геральдика Советының герб авторына 80 яшьлек юбилее белән котлау җибәрүе дә шуны раслый. Татарстан Респуб­ликасы дәүләт гербының авторлары: Назыйм Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам Риф Фәрхетдинов (башкаручы). Ак барс - барлык Татарстан халкын яклау­чы, саклаучы символ. Сүз уңаеннан, Илшат Ханзафаров 2010-2012 елларда Яшел Үзән шәһәре һәм районының баш архитекторы була.
Юрий Тагаров,
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан гербының авторы – безнең якташыбыз