Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин:” Мәчетләр куркыныч авыруны тарату урыны булырга тиеш түгел”

“Кадерле дин кардәшләрем! Изге Рамазан ае тәмамланып килә.

Кешелекнең яңа тарихында Рамазан аен бүгенге рәвештә – җәмәгать белән җомга намазларыннан, кардәшләр белән җыелышып укылган тәравих намазларыннан, ифтар мәҗлесләреннән башка уздырырга туры килгәне юк иде әле,– диелә мөрәҗәгатьтә. –Дөньякүләм пандемия безнең барыбыз өчен дә ислам кыйммәтләренә тугрылыкның ныклыгын сынау булды.Үз-үзеңне читләштерү режимының авырлыкларына карамастан, безнең өммәтебез, уразаны калдырмыйча, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итә, волонтерлык эшендә катнаша, мохтаҗлар һәм ярлылар турында кайгырта. Без хәтта мохтаҗларга ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырылган республикакүләм хәйрия ифтарын үткәрү гадәтен дә саклап кала алдык.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Билгеле ки, һәммәбез дә җанлы аралашуны сагындык. Без барыбыз да Ураза бәйрәме көнендә Аллаһы йортында намазда очрашырга телибез. Мәчетләр куркыныч авыруны тарату урыны булырга тиеш түгел. Кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк. Бәйрәм вәгазен “ТНВ” телеканалы, ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның YouTube-каналы аша карарга мөмкин. Трансляция иртәнге 6.30 сәгатьтә башлана.

 

Сәдака күләме билгеле

ТР мөселманнары Диния нәзарәте быел нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен түбәндәгечә билгеләде. Зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 280 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (Ураза тәмамлану уңаеннан бирелүче сәдака) – арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча 600 сум. Фитра сәдакаларын без Ураза гаетенә кадәр мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, мескеннәргә, ятимнәргә тапшырып, бәйрәм шатлыгын ирештерергә тиешлебез. Әлеге хәбәрне район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев