Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне изге Корбан гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

 Тантаналы бу көнне дөньядагы миллионлаган мөселман, күңелләрен һәм карашларын Мәккәгә юнәлтеп, корбаннар чалып, чиксез мәрхәмәте, рәхмәте өчен Бөек Аллаһны олылап, ихлас гыйбадәттә уздыра. Корбан бәйрәме – күңелләр пакьләнә, күркәм гамәлләр кылына торган вакыт.

Тынычлык һәм бердәмлек, үсеш-алгарыш хакына куйган хезмәтебездә ярдәм, якыннарыбызга, туганнарыбызга сәламәтлек һәм бәрәкәтле гомер теләп догалар укыганда, һәрберебез аларның кабул буласына өметләнә. Без рәхимлек, мәхәббәт һәм гаделлек кебек мәңге  какшамас рухи идеаллар кешеләр йөрәгендә лаеклы урын алыр, җәмгыять өчен файдалы, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган эшләргә әйләнер дип ышанабыз.

Кызганыч, йогышлы чир таралганлыктан, быел дин тотучылар хаҗга бара алмаячак. Шулай да әлеге четерекле сынау шартларында Корбан бәйрәменә хас булган шәфкатьлелеккә, миһербанлылыкка омтылыш рухы һич кимеми, киресенчә, көчәя генә бара.

 Исламның иң гүзәл чагылышы нинди була, дип сораган берәүгә Мөхәммәд пәйгамбәр, кешеләрнең тамагын туйдыру, таныш һәм таныш булмаган һәркемгә ачык йөз күрсәтү иң яхшысы икәнлеген аңлатып, җавап бирә.  Шунысы куанычлы: республикабыз мөселманнары, православие һәм башка диннәр вәкилләре белән беррәттән, мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, өлкәннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә төрлечә ярдәм итеп, хак рухи хәзинәләрне тануларын бик ачык раслый. 
Корбан бәйрәме догаларыбызның кабул булачагына ышаныч уятсын,  йөрәк көче һәм күңел күтәренкелеге өстәсен, игелекле эшләргә рухландырсын, җан тынычлыгы бирсен!
Һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X