Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне җанга яшәү дәрте, бәрәкәтле көч өсти торган Раштуа бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Бик күп гасырлар элек Җиргә могҗизалы төстә Коткаручы киләчәге турында хәбәр биргән Вифлеем йолдызының якты нурлары бөтен дөньядагы христианнарның күңелендә бүген дә балкый. Раштуада дин тотучыларның мәхәббәт һәм мәрхәмәткә, камиллеккә, татулыкка һәм аңлашуга булган көчле омтылышлары, зур өметләре чагылыш таба.
Христос туган көн – төрле буын вәкилләрен, яшен-картын берләштерә торган, өлкәннәр дә, сабыйлар да бердәй дулкынланып һәм шатланып каршы ала торган ямьле гаилә бәйрәме дә. Ул кешеләр тормышын тылсым һәм ихлас сөенеч белән бизи, бу көннәрдә без ананың баласын өзелеп яратуын, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне гәүдәләндерүче борын-борыннан туплана килгән рухи хәзинәләрнең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аеруча ачык тоябыз.
Мәгълүм авырлыклар һәм югалтуларга карамастан, узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар. Без хәзерге вакытта Богородица монастыреның бөтен Россия күләмендә изге гыйбадәтханә дип танылган Мәрьям Ана Казан иконасы соборын торгызу эшләрен тәмамлап киләбез. Догалар укып, изгелек нуры иңдерү һәм аны ачу тантаналарын быел уздырырга ниятлибез.
Яңа елда дини тормыш шулай ук әһәмиятле вакыйгаларга, зур казанышларга, олы җиңүләргә бай булыр дип ышанам.
Сезгә Раштуада күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X