Татарстанда көндез 25 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Бүген Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә аязучан болытлы һава хакимлек итә.
Секундына 4-9 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Кайбер урыннарда аның тизлеге 12 метрга кадәр көчәя (ләкин Казанда түгел). Юлларда бозлавык, ә көнчыгышта кар көртләре барлыкка килә.
Төнге һәм иртәнге салкыннардан соң (көнбатыш районнарда аязганда −32 градуска кадәр) Татарстан буенча һава температурасы көндез −20..-25 градус тәшкил итәчәк. Казанда −20дән −22 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев