Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстанда, шул исәптән Кайбычта да санитар-экологик икеайлык башланды

Татарстанда ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Әле шушы көннәрдә журналистлар өчен ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта сүз икеайлыкны тиешенчә үткәрү хакында барды.

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков чыгышыннан күренгәнчә, республикада экологик проблемаларны даими рәвештә хәл итү өчен өч елга исәпләнгән программа проекты әзерләнә. Әлеге программа  ярдәмендә яр буйларын ныгыту, елга буйларын чистарту, узган еллардагы калдык­ларны юкка чыгару һәм башка эшләрне җайга салырга җыеналар. Министр билгеләп узганча, экологиягә кагылышлы барлык  кискен проблемаларны барлап, өч ел эчендә хәл итәргә кирәк.  
Әйләнә-тирәне җыештыру эшләре, икеайлык вакытында гына түгел, иртә яздан караңгы көзгә кадәр дәвам итсә дә, теләсә кайда рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләрнең беткәне юк әле. Табигатьне пычратучыларга карата катгый чаралар күрелеп, аларга зур күләмдә штрафлар сугылса да, һаман да башбаштаклык күрсәтүчеләр бар. Министрлык сайты хәбәр иткәнчә, быел «Халык контроле» системасына үзгәрешләр кертелгән. Хәзер авыл, шәһәрләрдә яшәүчеләр генә түгел, югары уку йортларында, техникумнарда укучы студентлар да көнкүреш калдыкларын законсыз урнаштыру очрак­ларын фотога төшереп җибәрә алачак. Министрлык инспекторлары һәм табигать сагында торучы башка вәкилләр  рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләрне ачыклаячак, бу урыннар экология картасында билгеләнә. Елга-күлләр, паркларның чис­талыгы аерым игътибарга алына. 
Авылларда үткәрелүче санитар өмәләрдә бюджет хезмәткәрләре, мәктәп укучылары гына түгел, ә шул җирлектә яшәүче һәркем катнаша ала. Россия­дә игълан ителгән Игелек һәм волонтерлар елында бу эштә волонтерларның башлап йөрүенә ышанасы килә.  «Безнең бурыч – имин әйләнә-тирәлек булдыруда бердәмлек күрсәтү һәм барлык көчләрне активлаштыру. Иҗтимагый оешмаларга һәм республика халкына ярдәм күрсәткәндә без үзебезнең табигатьне саклаячакбыз һәм респуб­лика файдасына югары нәтиҗәләргә ирешәчәкбез», – дип ассызыклады экология министры брифингта. 
Кайбыч районында да икеайлыкны оешкан төстә үткәрү буенча башкарма комитет җитәкчесенең карары дөнья күрде. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров кул куйган әлеге карарда сүз барлык авыл җирлекләрендә дә өмәләр үткәрү, көнкүреш калдык­ларын теләсә кая түгүгә юл куймау, полигонны тәртиптә тоту, табигатьне сак­лауга волонтерларны да тарту, елга буйлары, парклар, балалар мәйданчык­лары, халыкның күпләп ял итү урыннарын, контейнер мәйданчыкларын җыештыру хакында бара. Авыл кешеләре үз йорт тирәсен тәртиптә тотарга бурычлы.  
Өстәвенә, быелгы ел Кайбычта Экологик иминлек елы дип игълан ителде. Узган ел көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыя башлауның да нәтиҗәсе уңай булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда, шул исәптән Кайбычта да санитар-экологик икеайлык башланды