Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстандагы иң яхшы комбайнчылар бүләкләнәчәк

Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы 2020 елгы урып-җыю кампаниясенең барышы турында мәгълүмат биргәндә, бүгенге көндә республика буенча уртача уңдырышлылыкның бер гектардан 40,7 центнер тәшкил итү турында әйтте. Барлыгы 1,5 миллион гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алырга кирәк булачак.
Урып-җыю конвейерының барлык участокларында да югары хезмәт җитештерүчәнлеге күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле.
Быел, узган еллардагы кебек үк, “Татарстан Республикасы Президенты” грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, 100әр мең сумлык 200 премия булачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев