Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстанның иң яхшы 100 авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең берсе –Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Зөләйха Баһавиева

– Министрлык үткәргән әлеге бәйгедә җиңү минем шушы өлкәдәге күпьеллык хезмәтемә куелган зур бәя ул.

Кайбыч районы оешуның беренче көннәреннән үк авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшли башладым. Мин монда 1991 елның 8 июлендә диспетчер булып урнаштым. Бераздан кадрлар бүлегенә белгеч итеп күчерделәр, аннан соң алты елга якын бухгалтер булып эшләдем. Күрәсең, миңа кадрлар белән эшләргә язгандыр, 2007 елның 17 сентябреннән бүгенге көнгә кадәр мин кабат шушы эштә. Төп вазифам – авыл хуҗалыгы оешмаларында яхшы кадрлар булдыру, намуслы, квалификацияле, җаваплы, нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр белән тәэмин итү, аларга үз хезмәтләрен уңышлы башкару өчен оптималь шартлар тудыру. Кадрлар бүлегендә эш җитәрлек. Эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне эшкә алганда документлар, хезмәт кенәгәләрен рәсмиләштерү һәм исәпкә алу, кадрлар хәрәкәтен исәпкә алу буенча документлар туплау, шәхси состав буенча статистик отчетлар төзү, кадрларны комплектлау һәм исәпкә алу буенча хезмәткәрләр башкара торган белешмәләр төзү, планнар төзүдә катнашу, хәрби исәп өстәленә мәгълүматлар тапшыру да минем вазифага керә. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим иткәндә тиешле документларны тутырып җибәрү дә минем өстә.
«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре" конкурсы ел саен үткәрелә. Узган ел үткәрелгәнендә мин дә катнашырга булдым. Анда катнашу өчен бер оешмада 3 ел стаж булыр¬га тиеш. Үзең турында анкета, фото, бәяләү критерийларын тутырып жибәрер¬гә кирәк иде. Районыбыз¬да үз эшен яратып башкаручы тәҗрибәле белгечләр, эшчеләр күп, аларны да мондый бәйгеләрдә активрак катнашырга чакырам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев