Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстанның иң яхшы 100 авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең берсе - Кайбычтан

“Иң яхшы ветеринария табибы” номинациясе җиңүчесе Рафил Сөнгатуллин Морат авылындагы ветеринария участогы мөдире булып эшли.

Рафил Сөнгатуллин Олы Кайбыч авылында Гөлгенә апа белән Рузалит абый гаиләсендә туып-үскән ул. Терлекләр яратуы, мөгаен, әтисеннән күчкәндер. Чөнки ишегалларының беркайчан да терлек-туарсыз торганы булмаган. Авыл балалары кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып чыныгып үсә. Югары белем алганнан соң, дипломлы егет хезмәт юлын район ветеринария берләшмәсендә ветеринария врачы буларак башлап җибәрә, эпизоотолог та була. 2002 елда кайта ул туган ягына. Ә 2014 елдан аны Морат авылындагы ветеринария участогы мөдире итеп куялар. Республика программасы буенча төзелгән ветеринария пунктында эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Рафил Сөнгатуллинны хезмәттәшләре үз эшен яратып башкаруы, дөрес карарлар кабул итә белүе өчен хөрмәт итәләр.Республика күләмендәге бәйгедә үз һөнәренең остасы булып танылуы бер дә гаҗәп түгел. Уңыш тырышларга елмая бит ул!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев