Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

"Әти" сүзен әйтү насыйп булмады, ди Кече Кайбычтан Мәгъзүм Тимершин

Һәр кешенең хыялларга бирелеп, алдагы гомерен үзе теләгәнчә үткәрәсе килә. Ләкин тормышның үз кануннары. Ул сине шул кануннарга буйсынырга мәҗбүр итә, төрле яклап сыный. Әлеге сынаулардан кемдер сына, кемдер авырлыклардан ныгып, киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлый. Кече Кайбыч авылында дәһшәтле сугыш елларында туган Мәгъзүм Тимершин да шундый көчле рухлылардан.

Бибинур һәм Лотфулла Тимершиннар гаиләсендә 1943 елның 20 мартында дүртенче бала булып дөньяга аваз сала Мәгъзүм. Ни кызганыч, туган көненнән башлап аңа “әти” сүзен бөтенләй әйтергә туры килми. Чөнки әтисе Лотфулла 1942 елның август аенда ук фронтка алынган. Аны Иске Тәрбит авылында колхоз рәисе булып эшләгән чагында хәрби хезмәткә чакыралар. Хатыны Бибинур ике баласы – Зәйтүнә белән Илдарын кочагына алган килеш, ялгыз кала. Чөнки беренче балалары Сания туганнан соң озак яшәми, вафат була, ә Мәгъзүм әтисе сугышка киткәндә әнисе карынында кала. Башта ике арада өчпочмаклы хатлар йөреп тора, ә 1943 елда фронттан Лотфулла Тимершинның хәбәрсез югалганлыгы турында кайгылы хәбәр килә. Соңыннан аның Донецк өлкәсендәге Булково авылы янында барган каты бәрелештә һәлак булганы, шул авылда җирләнгәнлеге билгеле була.
Мәгъзүм Тимершин башлангыч белемне туган авылы Кече Кайбычта ала. Аннан соң, Бәрлебашы мәктәбендә җиде классны тәмамлый.
– Укуны тәмамлагач, “Сталин” колхозының Кече Кайбыч бригадасында эшли башладым. Ул вакытта колхоз рәисе булып Фәсхетдин ага Ярхәмов эшли иде. Ул халык өчен бик әйбәт кеше булды, авыл халкының хәленә керә белде. Колхозда ике ел эшләгәч, мине хәрби комиссариат Тәтеш шәһәренә шоферлар курсына укырга җибәрде. Дүрт ай белем алганнан соң, шофер таныклыгы алып кайттым. 1962 елның көзендә Совет Армиясе сафларына алдылар. Хәрби хезмәтне Казахстанда үттем, өч ел, ике ай төзелеш батальонында “МАЗ” автомобилендә эшләдем. Туган якларга 1965 елның декабрь аенда гына кайттым, – дип искә алды Мәгъсүм ага яшьлек елларын.
Өч елдан артык шофер тәҗрибәсе булган егетне Фәсхетдин Ярхәмов автомобиль йөртүче итеп эшкә ала. Колхозда ике ел эшләгәннән соң, 1968 елның 5 мартында авылның иң чибәр кызларының берсе Гөлзада белән гаилә коралар. Тату гаиләдә 1969 елда уллары Алмаз, 1972 елда Алияләре, 1974 елда төпчек кызлары Альмира дөньяга килә.
Яшь ир-егетнең тырышлыгын күреп, Фәсхетдин ага Мәгъзүмне Кече Кайбычтагы мөгезле эре терлек фермасына мөдир итеп куя. Мәгъзүм җитәкченең ышанычын аклый, үз эшен намуслы башкара. Ул җитәкләгән товарлыклы сөтчелек фермасы 1971 ел нәтиҗәләре буенча Апас районында беренче урынны ала. Комсомол яшьләр фермасы ул елда бер сыердан 3330 килограмм сөт савуга ирешә.
Алты ел ферма мөдире булып эшләгәннән соң, аның оештыру сәләтен күреп алган хуҗалык җитәкчелеге Мәгъзүмне Кече Кайбыч бригадасына бригадир итеп куя. Бу вазифаны да ул биш ел дәвамында намус белән башкара. Аннан соң аны Ябалак авыл җирлегенә хәзерләүче (заготовитель) итеп куялар.
– Хәзерләүләр конторасында ул вакытта Гайсә ага җитәкче (кызганычка каршы фамилиясен хәтерләмим), Сания Сәлахиева баш бухгалтер иде. Үземә җиткерелгән планнарны вакытында, төгәл үтәп килдем. Анда 15 ел эшләп, 2001 елда лаеклы ялга чыктым. Аннан соң да берничә ел эшләдем әле, – ди Мәгъзүм ага.
Советлар Союзы чорында динне тыеп килсәләр дә, авылларда ул барыбер яшәп килә. Халык борынгыдан, ата- бабадан килгән гореф- гадәтләрне, йолаларны үтәп яши. 1997 елда Мәгъзүм ага да чынлап торып дин юлына баса.
– Ул вакытта авылда мәчет юк иде. Җомга намазларын билгеле бер йортта укып йөри идек. Бөек Ватан сугышы ветераны Рафыйк ага Зәкиев имам вазифасын башкара иде. Шул вакытта авыл аксакалларына Кече Кайбычта мәчет төзү мәсьәләсен күтәрдем. Күпчелек картлар бу фикерне хуплады, булмый ул дип әйтүчеләр дә булды. Ул вакытта әнием дә исән иде. “Улым, өстеңә бик зур, җаваплы эш аласың. Ләкин башлаган эшеңне ахырынача җиткерерлек булсаң гына бу эшкә алын”, – дип ул да үзенең фатихасын бирде. Бездә халык бердәм, кирәк чакта акчасын да җыйдык. Мәчет төзүе җиңел булмады, билгеле. Шулай да, юлымда бары яхшы кешеләр очрап торды. Районның беренче башлыгы Азат Хәнифәтуллин кирпеч табуда, аннан соң район башлыгы булган Җәүдәт Гаффаров түбә калае алырга булышты. Хәзерге вакытта Альберт Рәхмәтуллин да булган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итеп тора, аларның барысына да рәхмәтлемен. Күмәк көч, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән 2001 елның август аенда мәчетебез сафка басты, – диде Мәгъзүм ага.
2004 елда авыл имамы Рафыйк хәзрәт Зәкиев авырып китә. Шуннан соң ул имам вазифасын Мәгъ¬зүм хәзрәт Тимершинга тапшыра.
– Мәчеттә йөреп алган дини белем генә җитмәгәнлеген аңлап, 2009- 2011 елларда Казан шәһәрендәге “1000 еллык” мәдрәсәсендә Ильяс хәзрәт Җиһаншин кул астында дини белем алдым. Мәдрәсәдәге мөгаллимнәргә дә рәхмәтем зур, – диде әңгәмәдәшем. – Ильяс хәзрәт белән хәзер дә аралашып торабыз, мәчеттә үткән дини бәйрәмнәргә дә чакырам аны. Килеп Коръән сүрәләре укып китәләр.
Кече Кайбычта авылларының язмышына битараф булмаган кешеләр яши. Алар ата-бабаларының йолаларын хөрмәт итәләр, мәчеттә барлык дини йолаларны үтәп киләләр. Биредә дини бәйрәмнәрне, корбан ашларын, ураза аенда авыз ачтыруларны аерым гаиләләр үз өстенә ала. Халык белән берләшеп, зират тирәсен заманча материаллар белән әйләндереп алганнар. Һәр елның көзендә Мәгъзүм хәзрәт гошер сәдакасы җыюны оештыра. Халыктан җыелган бәрәңге, кишер, суганнарны Федоровское авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына тапшыралар.
Ир кеше, артында ныклы тылы булганда гына уңышка ирешә ала, диләр бит...
– Мин гаиләмнән, хатынымнан бик уңдым. Тормыш иптәшем Гөлзада минем ныклы терәгем дә, киңәшчем дә, дустым да булды. Ул ныклы белемле кеше, Олы Кайбыч авыл Советында, балалар бакчасында, төзелеш оешмасында эшләде. Әнием Бибинур авырып киткәч, эшеннән китеп җиде ел аны үз әниседәй тәрбияләп, соңгы юлга озатты, шуңа да мин аңа олы рәхмәтле. Балаларыбыз да тәртипле булып үстеләр, өчесе дә югары белем алды. Хәзерге вакытта улыбыз Алмаз шәхси йөк машинасы белән ерак араларга йөк ташый. Киленебез Сәвия белән өч бала үстерделәр. Кызларыбыз Алия белән Альмира тәҗрибәле педагоглар, Казан шәһәрендә яшиләр. Алия рус теле һәм әдәбиятыннан укыта, югары категорияле укытучы, гаиләсендә бер балалары бар. Альмирабыз татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә, беренче категорияле педагог, тормыш иптәше белән ике кыз бала тәрбиялиләр, – дип гаиләсе белән таныштырды Мәгъзүм ага.
Ата-ана биргән тәрбия, бала тормышында, аның шәхес булып формалашуында зур роль уйный.
– Әти-әниебез һәрьяк¬лап безгә, балаларына үрнәк булдылар. Һәр эшне алар икәү киңәшләшеп, бергә башкардылар. Мал-мөлкәтләрен намуслы хезмәт белән булдырдылар. Безне дә үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән итеп тәрбияләделәр, олыны – олы, кечене – кече буларак хөрмәт итәргә, ата-ана, туганнар кадерен белергә өйрәттеләр. Хәзерге вакытта безнең балаларны тәрбия¬ләүдә дә ярдәм итәләр, рәхмәт аларга, – диде кызлары Альмира Гобәева.
Мәгъзүм хәзрәт Тимершин турында район имам- мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да югары фикердә.
– Мәгъзүм хәзрәт район халкы, җитәкчеләре арасында абруй казанган кешеләрнең берсе. Кече Кайбыч мәчетендә барлык дини кануннарны үтәп киләләр. Гаиләсе дә һәркемгә үрнәк булып тора. Хәзерге вакытта безнең Ябалак авыл җирлегенә караган Ябалак, Бәрлебашы авыллары мәхәлләләрендә имамнар юк. Мәгъзүм хәзрәткә бу авылларда да халыкка дин хезмәте күрсәтүне үтендек, ул моңа риза булды, рәхмәт аңа, – диде Дамир хәзрәт.
Гөлзадә һәм Мәгъзүм Тимершиннар узган елда гаилә корып яши башлауларының 50 еллыгын зурлап үткәргәннәр иде. Агымдагы елның 20 мартында Мәгъзүм хәзрәт үзенең 86 яшьлеген дә билгеләп үтте. Аларга ныклы сәламәтлек, тигезлектә, татулыкта, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәүләрен теләп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X