Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

ТР Дәүләт Советы депутаты кайбычлыларны “Кайбыч таңнары”на яздыртты

“Кайбыч таңнары” газетасының тугры дуслары күп.

Араларында подписка чорында безгә акчалата булышучылар да бар. Ул акчага без финанс яклары авыр булган гаиләләрне, ятим, инвалид бала тәрбияләүчеләрне, тыл хезмәтчәннәрен район газетасына яздырабыз.
Матбугатка язылу кампаниясе башлангач, без Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдиновка һәр яртыеллык саен мөрә җәгать итәбез. Аның беркайчан да баш тартканы юк, күпме кешегә подписка сорыйбыз, шуның кадәр бирә. Әле шушы көннәрдә без депутат белән кабат элемтәгә чыктык. Алдагы елның икенче яртыеллыгы өчен ул 30 кешегә подписка бүләк итәчәген хәбәр итте. Без, башка еллардагы кебек, аның ярдәме белән авыл җирлекләрендәге ветераннар Советлары җитәкчеләрен, церебраль параличлы бала тәрбияләүче, инсульт кичергән авыру караучы ике гаиләне, ялгызы гына яшәүче инвалидларны, балаларын үзе генә үстерүче үрнәк бер әтине һәм башка мохтаҗларны газетага яздырачакбыз.
Фәнил Баһаветдинов безнең якта туып-үсмәсә дә, үзенә мөрәҗәгать итүчеләрнең берсен дә игътибарсыз калдырмый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Газета битләре аша кайбычлыларны бәйрәмнәр белән даими котлап килә. Кайбычка да еш кайта, халык белән очраша. Гадилеге, кешелеклелеге, юмартлыгы өчен хөрмәт итәбез аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев