Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

ТР дәүләт Советы депутаты Кайбычтагы өлкәннәрне котлый

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты» җәмгыятенең генераль директоры:

– Хөрмәтле ветераннар, кадерле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне алдыннан тырышлыклары һәм сабырлыклары өчен тирән рәхмәт хисләрен, аларны ни дәрәҗәдә олылавыбызны белдерү максаты белән ихтирамга лаеклы буын вәкилләренә, әти-әниләребезгә, остазларыбызга мөрәҗәгать итәбез. Без сезнең эздән барабыз, ирешкән казанышларыгызны югалтмаска тырышабыз һәм аларны тагын да арттыру өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Сез, лаеклы тормыш юлы үтеп, зур тәҗрибә, зирәклек тупладыгыз. Һәммәгезгә дә корычтый нык сәламәтлек, изгелекләр, туганнарыгыз кайгыртуында исән-имин яшәвегезне телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X