Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Туган як сезне көтә, Кайбыч яшьләре!”

«Туган як сезне көтә, яшьләр!” Кайбычта әнә шул исемдә студентлар белән очрашу узды.

Район Советының актлар залында үткән бу очрашуга югары уку йортларында, техникумнарда, көллиятләрдә укучы Кайбыч яшьләре чакырылган иде. Анда быел районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы чыгарылыш класс укучылары да катнашты. Яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина әйтеп узганча, бу очрашу Кайбыч районының 30 еллык юбилее кысаларында үтте.


Студент чак – иң күңелле чак. Әнә, кышкы сессияләрен ябып, очрашуга килүчеләрнең дә йөзләрендә шатлыклы елмаю, барысы да матурлар, күбесе бер-берсе белән таныш, рәхәтләнеп гапләшәләр. Кайда яшьлек, шунда уен-көлке дигәндәй, яшьләр булган җирдә күңелле! Залга кергәндә үк студентларның һәрберсенә “Кайбыч” логотибы төшерелгән футболка һәм башка бүләкләр салынган пакетлар бүләк иттеләр. Очрашуны башлап җибәргән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова әйтеп узганча, бу залда Кайбычның киләчәге утыра. Бүген район һәрьяклап үсеш алса да, матур эшләрне алга таба да дәвам итәргә алмаш кирәк. Яшьләр авылда калмаса, һаман да шәһәргә китү ягын караса, киләчәк нинди булыр? Авыруларны кем дәвалар? Балаларга кем белем бирер? Иминлек сагында кемнәр торыр? Авыл хуҗалыгында эш ничек барыр? Шуңа да бу очрашуда авылга эшкә кайту, туган як кадере, аның тарту көче турындагы фикерләр еш яңгырады.
– Кайбыч – яшәү һәм эшләү өчен уңайлы төбәк, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. – Бүгенге студентларга Казанга барып уку берни түгел, бер сәгатьтән артык вакыт эчендә шәһәрдә буласың. Без укыган чорларда иртәнге сәгать тугызларда өйдән чыгып китеп, кичке алтыга гына шәһәргә барып җитә идек. Юлсыз вакытларда Колаңгыдагы тимер юл станциясенә кадәр әллә ничә транспорт белән барып җитүләр җиңел булган дисезме әллә? Авыл җиренә эшкә кайтучыларны колач җәеп каршы алырга әзербез. Бүген биредә утыручы студентларның 20 проценты гына булса да Кайбычка кайтса, без моңа бик шат булыр идек. Тирән белемле кадрларга ихтыяҗ зур һәм ул һәрвакыт шулай булып калачак та. Бездә үз-үзеңне күрсәтү өчен дә, карьера үсеше өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек, чөнки яхшы белгечләрне тиз күреп алабыз. Кайбыч – тагын да югарырак үрләр яулау өчен старт мәйданчыгы да була ала. Ягъни, бездә хезмәт тәҗрибәсе туплап, тагын да өскәрәк күтәрелә алу мөмкинлеге зур. Кайда гына яшәсәгез дә, үз алдыгызга максат куегыз, чын кешеләр булып калыгыз, әти-әниләрегезнең өметен аклагыз, туган якның кадерен белегез. Унберенчеләргә бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телим.
Казандагы аграр университетны тәмамлагач, туган ягына эшкә кайткан Салтыйган авылы егете Газинур Кадыйров хәзерге вакытта район финанс-бюджет палатасының алыштыргысыз хезмәткәренә әйләнгән. Концертларда да матур җырлавы белән сокландыра, тыйнак, уңган-булган егет.
– Мәктәптә укыганда ук төгәл фәннәрне яраттым, шуңа да финансларга бәйле һөнәр сайладым, – диде ул чыгышында. – Диплом алгач, “Алтын кырлар” җәмгыятенә экономист булып эшкә кайттым, бераздан баш экономист итеп куйдылар. Альберт Рәхмәтуллин финанс-бюджет палатасына эшкә чакыргач, монда килдем. Финанс өлкәсе, бухгалтерия исәбе елдан-ел үзгәреп тора, яңа программалар гамәлгә керә, шуңа да районга яхшы кадрлар кирәк. Кайбыч районы файдасына бергәләп эшләсәк, матур нәтиҗәсен дә күрербез.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова бу очрашуга килгән студентлар – булачак хезмәттәшләре белән дә таныштырды. Алар – КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты студентлары – Бәрлебашыннан Салават Рәхмәтуллин, Морза Бәрлебашыннан Адилә Гарифуллина, Олы Кайбычтан Инзилә Шаһиәхмәтова, Борындыктан Альмир Гарәфиев, Булат Хуҗин, Иске Тәрбиттән Елена Воробьева, Крестина Краснова. Ә Олы Подберезьедан Надежда Емельянова белән Екатерина Николаева Казандагы энергетика университетында финанслар юнәлешендә укый.
Баш врач Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Кайбыч полициясе начальнигының шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Илшат Сираҗетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев, балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Мотыйгуллина яшьләрне үз һөнәрләре, дәүләт тарафыннан бирелүче кызыксындыру чаралары белән таныштырды.
– “Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?” – дигәндәй, безгә начальниклар гына түгел, җирдә эшләүчеләр – агрономнар, шулай ук инженерлар, мал табиблары, зоотехниклар да кирәк, – диде Рәфыйк Тимергалиев.
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров авыл җирендә эшләүче яшь белгечләр һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программалары турында сөйләде.
Студентларның да фикерен тыңладык. Бәрлебашыннан Илсөяр Рәхмәтуллина Казандагы медицина университетының алтынчы курсында укый.
– Мин балалар табибы – педиатр булачакмын. Шундый дәрәҗәле уку йортында укырлык итеп белем биргән Бәрлебашы һәм Олы Кайбыч мәктәбе укытучыларына рәхмәтем зур, – диде ул. – Бүгенге очрашуда районыбыз турында күп мәгълүмат алдык. Без барыбыз да Кайбычны үстерүгә үз өлешебезне кертергә тиешбез.
Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлаган Ләйлә Вәлиева белән Кадрия Бикчәнтәева икесе дә КФУда укый. Ләйлә биология һәм инглиз теле, Кадрия дәүләт һәм муниципаль идарә буенча югары белем ала.
– Университетта алган белемнәребез киләчәктә районыбызга файда китерергә ярдәм итәчәк, әлбәттә, – диде Ләйлә. – Без һәр атна саен туган авылыбызны сагынып кайтабыз. Монда туып-үсүем белән горурланам.
– Кайбычның утыз еллык юбилее котлы булсын, ул алга таба да чәчәк атсын, – диде Кадрия.
Туган җирнең чәчәк атуы, алда әйтелгәнчә, киләчәкне тәшкил итүче яшьләр кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев