Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Туган туфрагыңда тыныч йокла,әткәй!

-

Тормыш иптәшем һәм миңа әткәй булган кеше,Габитов Рәхимулла Сафиулла улы, 1924 нчы елның 15 нче ноябрендә Борындык авылында туган. Сабакны авыл мәктәбендә алган. 1942нче елда,сугыш башланганда, аңа нибары 17 генә яшь була. Авылда ир кеше калмаган, сугышка озатылганнар, алар белән беррәттән әткәйне дә сугышка алганнар.

Башта әткәй Украинага эләгә, соңрак Курская дугада сугыша. Анда яралана,госпитальдә дәвалана. Шуннан соң аны штабка алалар,секретный пакет ташу вазыйфасын йөклиләр. Командирлардан алгы планда була, тик ни кызганыч, янәдән яралана. Шуннан соң 1944 елда туган ягына кайтарыла. Бөек Ватан сугышы ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

1945-1985 еллар аралыгында,лаеклы ялга киткәнче, “Куйбышев”колхозында ферма мөдире булып эшли. 1949 елда гаилә кора,7 бала тәрбияләп үстерәләр. Шәхсән үземә дә аның белән очрашу бәхете елмайды. Дөрес,гомере иртәрәк өзелә: 2003 елның декабрь аенда якты дөнья белән хушлаша. Туган туфрагыңда тыныч йокла,әткәй!

#МойГеройМояСемья
#Помнни_Героя_России #Помнигероя
#МинемГеройминемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев