Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Укытучы-укучы» республикакүләм бәйгесе Кайбычның балалар сәнгать мәктәбе укучысына уңыш китерде

Район балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары быел да ТР Мәдәният министрлыгының методик үзәге тарафыннан үткәрелүче «Укытучы-укучы» республикакүләм бәйгесенә барды.

Казан шәһәренең икенче музыка мәктәбендә узган бәйгедә фортепиано, кыллы, тынлы, бәрмә, халык уен кораллары, вокал бүлекләрендә музыкаль белем алучы балалар һәм аларның остазлары катнашты. Анда Нәзилә Гыйрфанова укытучысы Резедә Хисамова белән бергәләп төрле характердагы ике әсәрне уйнады һәм «Фортепиано» номинациясендә 9 яшькә кадәрге балалар арасында II дәрәҗә дипломант исеменә, бүләккә лаек булды. Газизә Гыйрфановага, Адилә Гаттаровага (укытучылары Резедә Хисамова), шулай ук Александра Маркеловага, Аделина Воробьевага һәм Аделина Гайнетдиновага (Розалья Тлепова) катнашучы дипломы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Укытучы-укучы» республикакүләм бәйгесе Кайбычның балалар сәнгать мәктәбе укучысына уңыш китерде