Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ульянково авыл җирлеге башлыгы белән әңгәмә

Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурованың нинди уй-хыяллар белән яшәве, җирлектәге проблемаларны ничек хәл итүләре турында фикер алыштык. Әлеге әңгәмәне, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Инде шактый еллар биредә авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Фәридә Сундурованың абруе зур: чөнки беркайчан да әйткән сүзен җилгә очырмый, туры сүзле, барлык кешеләргә дә хөрмәт белән карый, өлкәннәр турында даими кайгыртучанлык күрсәтә, юк-барга бәргәләнми, һәр эшне җаен белеп башкара. 
– Хезмәтем халыкка, җирлек үсешенә файда китерә икән, бу минем өчен иң зур шатлык. Республика программалары ярдәмендә ел саен вак таш түшәлгән юллар төзелә. Юл бар икән, димәк, халык өчен уңайлы. Ульянково авылында алты урам бар, шуның 70 проценты юллы. Әле тагын Мәктәп, Бакча урамнарына 500әр метр, Елга аръягы урамына 400 метр озынлыкта юл салырга кирәк. Быел Таулы урамына 560 метр озынлык­та юл салыначак, – диде Фәридә Абдулловна. – Үзара­ салым программасында 2014 елдан бирле катнашабыз. Быел да җирлектә яшәүчеләрнең барысы да взносларын түләде. Зират тирәсен тотып алу өчен башта акча җитмәде.Проблеманы хәл итүдә үзара салым акчасы ярдәм итте. Хәзер инде Ульянково, Корноухово, Воскресенскийда, инде күптәннән кеше яшәми торган Уланово авылындагы зират тирәсе тулысынча тотып алынды. Быел Ульянковода җәяүлеләр чыгып йөрү өчен тимер каркаслы кечкенә күпер төзергә җыенабыз. 
Фәридә Абдулловна авылларны төзекләндерү турындагы уй-фикерләре белән урта һәм өлкән яшьтәгеләргә дә, үсеп килүче яшь буынга да мөрәҗәгать итә. Киләчәктә авылны ничек итеп күрәселәре килүләре турындагы рәсемнәрне укучылар нәкъ менә аның тәкъдиме белән ясый да инде. Ул рәсемнәрдә балалар мәйданчыгы, велосипедта йөрү өчен махсус юл кирәклеге дә ачык күренә. Сүз уңаеннан, Ульянково һәм Корноухово авылларында балалар мәйданчыкларын төзү быелгы эш планына кертелгән. Фәридә Сундурова кайчандыр үзе укыткан мәктәптә еш була, аны ачык дәресләргә дә чакыралар. Шундый дәресләрнең берсендә аңа укучылар мәче балаларына кагылышлы сорау бирә. Авылда яңа туган мәчеләрне урамга, ферма янына илтеп ташламасыннар өчен нишләргә кирәклеге турында сорыйлар. Балалар күңелендә бу ямьсез күренеш кызгану хисләре уята.  
Авылда эшнең мәңге бетәсе юк. Мәсәлән, суүткәрү челтәрен ремонтларга кирәк. Былтыр Воскресенский авылындагы чишмәне төзекләндергәннәр. Унбер генә кеше яшәүче Победа авылындагы чишмәне быел тәртипкә китерәчәкләр. 
Авыл җирлеге башлыгы җирлекнең санитар чисталыгын булдыру буенча да максатчан эш алып бара. Бу хакта авыл халкы белән җыеннар үткәрә, кайчак, тиешсез җиргә чүп түгелгән урынга алып барып, «ачык дәрес»тә үткәрергә туры килә. Узган ел, мәсәлән, авыл җыенын Елга аръягы урамында чүп-чар аунап яткан урында уздырган. Аны күрше урамнан да, башка авылдан да китереп ташламаганнар, шунда яшәүченкеләрнеке инде ул. Әлеге урынны бергәләп чистартканнар, хәзер анда чиста. Теләсә кая түгелгән көнкүреш калдык­ларын җыештыру еш кына бюджет хезмәткәрләре җилкәсенә төшә, бу инде авыл халкын бер дә бизәми. Фәридә Абдулловна әйтеп узганча, хәзер авыл кешеләре тирә-юньнең чисталыгына җитдирәк карый башлаган. Зиратларны да бергәләп җыештырганнар, ике шимбәдә үткәрелгән өмәдә дә алтмыштан артык кеше катнашкан. 
Авыл җирлегендә өчәр, бишәр баш мөгезле эре терлек асраучылар да бар, шул ук вакытта малларын күпкә киметүчеләр дә шактый. Демографик күрсәткеч тә аксый: былтыр 16 кеше вафат булган, дүрт кенә бала туган. Мәктәптә дә 25 кенә укучы бала белем ала, балалар бакчасына 18 сабый йөри, яшь ярымга кадәрге берничә бәби бар. 
Авыл җирлеге башлыгының хыялы гади – халыкның эшлекле активлыгы артсын, яшьләр күп булсын, үзәккә үткән эчкечелеккә киртә куелсын. Чиркәү төзелеше турындагы хыялы да чынга аша башлаган. Әмма халык­тан җыелган акча белән генә бу проектны тормышка ашырып булырмы? 
Бетмәс-төкәнмәс эшләрен хәл итүдә аңа депутатлар, активистлар, мәдәният йорты хезмәткәрләре, ветераннар Советы, агрохолдинг җитәкчелеге ярдәм итә. 
Ульянковога барган көнне мин авыл җирлеге башлыгы белән генә түгел, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүчеләр, игенче-механизаторлар, гомер буе туган авылларында намус белән хезмәт куйган пенсионерлар белән дә аралаштым. Аларның барысын да кече Ватаннарын ярату хисләре берләштерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульянково авыл җирлеге башлыгы белән әңгәмә