Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ульянково авылы уңганнары

Ульянково авылында яшәүче Татьяна белән Петр Дементьевлар күп вакытларын өйдә үткәрәме, әллә фермадамы, әйтүе кыен. Аларның икесе дә туган якларында бик яшьли эшли башлаган, тормышлары, әти-әниләренеке кебек үк, авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән.

Татьяна, мәктәпне тәмамлауга, ындыр табагына эшкә килә, аннан соң, ясалма орлыкландыру технологы һөнәрен үзләштерә, 25 яше тулган көнне аны ферма мөдире итеп куялар.
– Ул көннәрне искә төшергәч, тәвәккәл булуыма гаҗәпләнеп куям. Яшермим, беренче көннәрдә авыр иде. Эш тәҗрибәм юк, савымчылар белән дә проблемалар булды. Араларыннан кайсы да булса эшкә килмәсә, икешәр группа сыерны үземә саварга туры килә иде. Чарасызлыктан чыккан күз яшьләремне күрүчеләр фермадан китәргә үгетли башладылар. Әмма мин калдым, бирешмәдем, – дип искә алды үзенең “начальник” карьерасындагы беренче хезмәт елын Татьяна.
Авылда калуына бер дә үкенми ул, инде ун ел вакыт узып киткән. Хезмәт коллективы нәтиҗәле эшли, җитәкчелек белән уртак тел табалар. Тормыш иптәше Петр да фермада терлекче.
– Безнең фермада дүрт савымчы эшли. Иң алдынгы һәм тәҗрибәле савымчы Надежда Зарницына группасы иң зурысы – ул 57 баш сыер сава. Сөтне мул савучы да ул. Галина Савельеваның фермага килүенә әле икенче генә ел, әмма эшнең серләренә тиз төшенде. Елена Мешкова группасында 40 сыер исәпләнә. Җәй көне эштән бушаган араларда терлекләр өчен дару үләннәре дә җыйдык. Любовь Сундурова да уртак хезмәткә үз өлешен кертә. Фермада барлыгы 190 савым сые¬ры исәпләнә, – дип эш барышы белән таныштырды Татьяна Владимировна.
– Нинди проблемаларыгыз бар? Тиздән терлекчелектә кышлату чоры башлана. Аңа әзерлегегез ничек?
– Авылда көтүче булып эшләргә теләүчеләр булмагач, аларны читтән ялларга туры килә. Мине менә шушы мәсьәлә борчый. Терлек азыгы кыш чыгарга җитәр дип уйлыйм. Механизаторлар ике курган сенаж салды, печән бар, яфраказык та җыйдык. Бозаулар яратып ашаучы витаминлы азык әзерләүдә безгә булышкан оешмалар хезмәткәрләренә рәхмәтебез зур, – дип җавап бирде ул.
Минем белән фермага бергә килгән Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова Дементьевлар гаиләсе турында тулырак язарга киңәш итте. Аларның быел беренче класска укыр¬га кергән игезәк уллары Денис белән Никита да әти-¬әниләре янына фермага килергә ярата икән. Урып-җыю вакытында механизатор Володя абыйлары Лисенков комбайнчыларга ашарга алып барганда, аңа утырып йөрергә яратканнар. Үскәч, хәтта космонавт булсалар да, бу бәхетле мизгелләрне еш искә төшерерләр әле. Ә бәлки алар да, әтиләре кебек, хезмәт юлын трактор яки комбайн кабинасыннан башлар.
Терлекчеләрнең эш сәгате бик иртә башлана. Иртәнге сәгать дүрттә ферма җанлана инде. Димәк, ирле-хатынлы Дементьевлар да эш урынында. Балалары моңа күнеккән инде.Тугызынчы класста укучы кызлары Женя игезәк энекешләрен бик ярата, дәресләрен әзерләшә.
– Йорт эшләрендә каенанам белән каенатам алыштыргысыз ярдәмчеләрем, – ди Татьяна Владимировна. – Галина Геннадьевна лаеклы ялга чыкканчыга кадәр савымчы булып эшләде, ә Юрий Петрович – механизатор да, көтүче дә булган. Шуңа да алар хезмәтебезнең авырлыгын аңлый, безгә булышырга гына торалар. Үземнең әти-әнием дә шулай ярдәмчелләр. Әтием пенсиягә кадәр тракторда эшләде, әнием әле дә фермада бозаулар карый. Авыл җирендә шулай әти-әни, туганнарың белән бергә дус-тату булып аралашып, ярдәмләшеп яшәгәч, бөтен авыр¬лыклар да онытыла. Безнең күп вакытыбыз эш белән уза бит.
Фермада ун ел эшләү дәверендә Татьяна бер дә чираттагы ялга чыкмаган дисәк тә, дөрес булыр. Шулай да бары бер тапкыр, анда да ике генә атна, ял эләккән аңа. Декрет ялыннан да вакытыннан алдарак чыгарга туры килгән. Терлекчелек тармагында тырыш хезмәт куючы бу гаиләнең мини-фермасы да бар, сигез сыер асрыйлар. Республикадагы 50гә 50 программасы буенча сарай төзегәннәр, савым аппаратын ташламалы нигездә биргәннәр, ә берсен үзләре сатып алган. Ат та тоталар, бозаулары, дуңгызлары, тавыклары да бар, үз машиналарында йөриләр. Ана (Гаилә) капиталына алынган йортларына янкорма төзегәннәр. Кыскасы, өч балалы бу гаилә кемнеңдер китереп биргәнен көтеп, ялкауланып ята торганнардан түгел. Тырыш хезмәтләре белән матур тормышта яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев