Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ульянково авылы уңганнары

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең ел әйләнәсе эше бетеп тормый.

Терлекчелектә эшләүчеләр елның һәр көнендә эш урынында.
“Алтын кырлар” агрофирмасының Ульянково авылындагы фермасының бозау караучысы Владимир Ветлугин да һәр иртә эш урынына ашыга. Бәхетен читтән эзләп йөрмәгән ул. Мәктәпне тәмамлауга, колхозда эшли башлаган.1979- 1981 елларда Казахстанда артиллерия гаскәрләрендә шофер булып хезмәт иткән. Армиядән кайткач, кабат руль артына утыра. Агрофирма оешкач, фермага килә.
– Терлекчелектә эшли башлавыма да 13 ел вакыт үтте. Мин 3-6 айга кадәрге бозаулар карыйм.Быел җәй пенсиягә чыгарга җыенам. Гомуми эш стажым – 44 ел, – ди Александр Ветлугин.
Яшь бозаулар үстерү җиңелләрдән түгел. Төрле авыруларга бирешмәсеннәр, тәүлеклек үсеш алуга ирешү өчен, барлык технология таләпләрен дә төгәл үтәргә, вакытында ашатырга кирәк.
– Владимир Александрович агрофирмадагы уңган терлекчеләрнең берсе. Бозауларына 6 ай булгач, аларны башка группага тапшыра. Җәйге чорда болынлыкта бозаулар да  көтте. Былтыр группасындагы һәр бозауның уртача тәүлеклек үсеше 684 грамм тәшкил итте. Болардан кала, хезмәттәше  Владимир Митрясов белән бергә 50 баш тана да карыйлар, – диде агрофирманың экономисты Рузалия Сәлахиева.
Шушы еллар эчендә тырыш, намуслы хезмәте өчен төрле Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләргә лаек булган. Узган елгы алдынгылар слетында аңа “Ак Барс” холдинг компаниясенең Рәхмәте белдерелә.
1981 елда Корноухово кызы Тамара белән корган оясы нык­лы аның. Уллары Сергей гаиләсе белән Мари Эль республикасының Волжск шәһәрендә яши, озак еллар инде ЮХИДИ системасында эшли. Натальялары Яшел Үзән шәһәрендәге янгын сүндерү часте экономисты, гаиләле.
Әңгәмәбезгә тормыш иптәше Тамара Александровна да кушылды.
– Без Владимир белән Ульянково мәктәбендә бер чорда укыдык. Казандагы училищеда һөнәр алдым, 16 нчы заводта эшләдем. Алты еллап очрашып йөрдек тә, гаилә корып җибәрдек. Мин колхоз ашханәсенә пешекче булып урнаштым, – диде ул. – Казан шәһәрендәге педагогия училищесын читтән торып тәмамладым. Авылыбыздагы балалар бакчасында 6 ел тәрбияче, 14 ел мөдир  булып эшләдем. 2001 елда агрофирмага күчтем. Бозаулар да карадым, склад мөдире, заправщица да булдым. 2018 елда лаек­лы ялга чыксам да, эшемне дәвам итәм. Тормыш юлымны Владимир белән бәйләвемә бер дә үкенмим, чөнки ул кайгыртучан, ярдәмчел.Өйдәге һәр эшне бергәләп башкарабыз, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев