Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ульянково авылында яшәүчеләр юлларга шатлана

Ульянково авылы урамнарында тракторлар гөрелтесе ишетелә. Авылда юл салалар.

Юл төзелешенә авылдагы бер кеше дә битараф кала алмый, чөнки ул алар өчен күптән көтелгән шатлыклы вакыйга. Миңа урамда очраган хатын-кызлар да юлларның халык өчен бик тә кирәкле булуы, элек юлсызлык халыкның үзәгенә шулкадәр үтмәсә, бәлки, бу кадәр кеше шәһәргә дә китеп бармаган булыр иде, диде.
– Июль аенда республика программасы буенча мәктәпкә кадәр юл төзелде. Хәзер аның ике ягына вак таш түшиләр, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова. – Бакча урамындагы юлда да җир эшләре башланып кит-те. Монда да республика программасы ярдәмендә озынлыгы 400 метр, киңлеге 5,5 метр булган вак ташлы юл төзеләчәк.
Авылдагы Тау урамындагы шундый юлны үзара салым акчасына төзергә җыеналар, ул 120 метр озынлыкта булачак. Фәридә Сундурова әйтеп узганча, икенче елга Мәктәп урамында –580 метр, Елгааръягы урамында 400 метр озынлыкта юл төзергә җыеналар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев