Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ульянково фермасы мөдире Светлана Сяплина Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан үткәрелгән тантанада катнашты

Буген илебез иминлеген ныгытуга, табыннарыбызны баетуга армый-талмый өлеш кертүче, көнне-төнгә ялгап, фидакарь хезмәт куючыларны хөрмәтлиячәкләр. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без «Дубрава» җәмгыятенең икенче филиалына караган Ульянково фермасы мөдире Светлана Сяплина белән очрашып, тормышы һәм эше турында сөйләштек.

– Әтием авыл Советы рәисе иде, соңрак трактор паркында эшләде. Әнием агроном булды. Ә мин – ферма мөдире, шулай булыр дип уйлап та карамадым, – диде Светлана Ивановна. – Апас һөнәр училищесында бухгалтер һөнәрен үзләштергәннән соң, өч ел агрофирмада эшләдем. Махсус курслар үттем дә, аннан соңгы 17 елда мәктәптә пешекче булдым. Авырганнан соң, һөнәремне алыштырырга туры килде. Шулай итеп, ферма мөдире булдым. 
26 елга сузылган хезмәт юлын әнә шулай берничә җөмләгә сыярлык итеп сөйләп бирде ул. Вакытында тәмле ашлары өчен балалардан меңләгән рәхмәт сүзләре ишетсә, хәзер аның барлык уйлары һәм мәшәкатьләре ферма белән бәйләнгән. Светлана Сяплина тәүлекнең 12 сәгатьтән дә ким булмаган вакытын шунда уздыра. 
– Светлана Ивановна – үз эшенә намус белән җаваплы карый, яхшы оештыручы. Агрофирма җитәкчелегенең күрсәтмәләрен төгәл үти. Фермада бердәм коллектив туплануында да аның өлеше зур. Алар бергәләп җитештерелүче продукция күләмен арттыруга ирешәләр, – диде аның турында «Дубрава» агрофирмасының Ульянково бүлеге управляющие Илшат Рәхмәтуллин. Ул Светлана Сяплинага бәйрәм уңаеннан Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләген тапшырырга дип кергән иде. 
Аның сүзләрен ферма мөдиренә район башлыгының, холдинг компаниясе җитәкчелегенең 2014-2017 елларда бирелгән Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тапшырылган премияләр һәм башка бүләкләр дә дәлилли. Башка хезмәтчәннәр дә игътибарсыз калмый. Аларның да хезмәтләрен бәялиләр, кыйммәтле бүләкләргә тәкъдим итәләр. Алдынгылар исемен атаганда үзеңне дә ишетүе рәхәт шул. Мәсәлән, бозау караучы Марина Галактионованың холдинг тарафыннан бирелгән алтын күкрәк билгесе бар. 
Светлана Ивановна үз эше, һәм һәр савымчының, бозау караучының, терлекченең хезмәте өчен җан ата. Бу коллективны үзе туплаган дип әйтергә була. Савымчылар Юлия Борисова, Наталья Щепанцова фермага аның тәкъдиме буенча килгән. Светлана Сяплина өчен фермада эшләүче һәркем кадерле. Зур хезмәт стажына ия бозау караучы Валентина Зиновьеваның тәҗрибәсенә таяналар. Сергей Ветлугин – ышанычлы терлекче, бер эштән дә карышып тормый. Савымчылар Надежда Рыжова һәм Татьяна Галактионова намус белән нәтиҗәле эшлиләр. Татьяна – биш бала анасы. 
– Бу эшкә керешеп китүе җиңел булмады, – дип искә алды Светлана Ивановна. –Ферманың исеме генә бар иде. Ләкин терлекчеләргә эшләү һәм терлекләрне тоту шартлары ел саен яхшыра барды. Бүгенге көндә уңайлыклар булдырылган ферма, ныклы азык базасы бар, сөт савуны арттыру өчен сыерларның баш санын күбәйтәбез. Ферма хезмәтчәннәре тырышлыгы белән яшь бозауларның үлеменә юл куймыйбыз, үрчем алу да арта. 
Монда сыер асрау, аларны бозаулату, ике бозау фермасы бар. Аларның берсе бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен, ул 2012 елда төзелгән. Икенчесендә өч айдан алып алты айга кадәрге бозаулар асрала. Биредә барлыгы 582 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Быел сыер фермасындагы тирес чыгарту җайланмасын яңартканнар, ике яңа карда төзегәннәр. Аларда җитәрлек терлек азыгы запасы тупланган. Кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителгән. Механизаторлар кышкы чорда фермада эшли. Бу гаилә өчен керем булса, фермага – өстәмә көч. 
Икмәк агачта үсмәгән кебек, сөт тә краннан акмый. Аны җитештерү өчен терлекчеләргә ялсыз, теләсә нинди һава торышы – кар, яңгыр, җәйге челлә яки буран булганда да эшләргә, фермага барып малларны ашатырга, ә ферма мөдиренә коллективның эшен оештырырга кирәк. Сөт үткәргечләр сузылган, механикалаштырылган фермаларда эшләү турында әлегә хыялланалар гына. Шуңа да язмам герое, ул җитәкләгән коллектив, әлеге тармакның барлык хезмәтчәннәре туган җирләренә һәм һөнәрләренә тугры булганнары өчен олы рәхмәт сүзләренә лаек. 
Физик хезмәт булган җирдә хыялланып торып булмый. Шулай да бу гүзәл затларны күңел матурлыгыннан, нәфис һәм нечкә күңелле булудан мәхрүм итми. Гади авыл хезмәтчәне, яраткан әни һәм ышанычлы тормыш иптәше, кунакчыл хуҗабикә Светлана Сяплинада мин боларның барысын да күреп кайттым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев